Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-башкорт яшьләре Куштауны яклап БМО каршына пикетка чыкты


Пикетта катнашучылар

Алар Куштау мәсьәләсенә битараф калырга ярамый дип саный.

16 августта Нью-Йоркта яшәүче, чыгышы белән Башкортстан һәм Татарстаннан булган башкортлар һәм татарлар Куштауны яклап БМО оешмасы каршына пикетка чыкты. Алар "Куштау яшә", "Хәбиров вазифадан китсен!" дигән шигарләр күтәреп торды. Чарага 15 ләп кеше җыелды. Татар-башкортлардан тыш, теләктәшлек белдереп килүчеләр арасында Болгарстан һәм Төркмәнстан вәкилләре дә булган.

Чарада катнашкан Илгиз Галин Азатлыкка әйтүенчә, активистлар Башкортстанда Куштау тирәсендәге хәлләрне күреп читтә кала алмаган.

"Нью-Йоркта яшәүче башкорт-татарлар җыелып пикетка чыгарга булдык", диде ул Азатлыкка.

Активист Гөлназ Масәлимова: "БМО каршына чыгып Куштауның саклануын, Хәбировның вазифадан китүен, милләтләрнең хокуклары яклануын таләп итәбез", дип белдерде.

Шулай ук протест чарасы 16 августта Лос-Анджелеста да узды.

Лос-Анджелеста Куштауны яклау пикеты узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

15 август Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр башланды. Бүген каршылыклар дәвам итте. Куштауга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде.

Кичә каршылыклар вакытында Куштауны яклаучы 50дән артык активист тоткарланды. Аларның кайберләренә бүген мәхкәмә булды һәм алар җиде тәүлеккә сак астына алынды.

Башкортстанда һәм Русиянең кайбер төбәкләрендә Куштауны яклап ялгыз пикетлар уза.

XS
SM
MD
LG