Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядән Беларус чикләренә таба Росгвардия йөк машиналары юнәлә


Берничә чыганак Петербурдан Беларус чигендәге Луга шәһәренә таба берничә дистә автозак баруын хәбәр итә. Машиналар тамгасыз һәм номерсыз диелә.

Петербурдан Беларус дәүләт чикләренә таба Е95 һәм M1 юллары аша Росгвардия машиналары бара, аларның тамгалары да, номерлары да юк дип хәбәр итә Conflict Intelligence Team (CIT).

Машиналар баруын сурәтләүче кадрлар башта Paris Burns Telegram-каналында чыкты. Шул ук мәгълүматны “Фонтанка” газеты укучысы да хәбәр иткән.

30-40 йөк машинасы баруы әйтелә. CIT исәпләп чыгарганча, бу машиналарда 600дән дә артык росгвардияле булырга мөмкин.
Шушы ук машиналар төшерелгән кадрларны журналист Василий Максимов та чыгарды.

Росгвардия машиналары виреога Беларус чикләреннән 83 чакрым ераклыкта төшерелгән дип фаразлана.

Моңа кадәр Русия һәм Беларус президентлары сөйләшүе барышында Александр Лукашенка, илдәге хәлләр торышын сөйләп, Беларуска читтән басым ясауларын белдергән иде. Мәскәү Кремле хәбәр иткәнчә, Русия берлек дәүләте төзү турындагы шартнамә принциплары һәм уртак иминлек турындагы килешү оешмасы нигезендә Беларуска кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын раслаган.

16 августта Беларус тарихында иң зур күләмле проест чаралары узганнан соң, дүшәмбедән илнең берничә зур ширкәте хезмәткәрләре эш ташлауларын игълан итте. NEXTA хәбәр иткәнчә, Беларуськалий ширкәтендә мәгъдән (руда) чыгаручылар эш ташлаган, фабрикаларга мәгъдән китерү туктатылган, чимал сигез сәгатьлек эшкә генә җитәчәк. Tyt.by Беларуськалийда эшчеләр һөнәр берлекләре аша үзләренең эш ташлауларын рәсми хәбәр итәргә җыена дип яза. “Безнең хезмәт хакы – ОМОН пулялары! Безнең тавышыбызны тартып алдылар, аннары баларыбызны үтерә башладылар! Башка чарабыз юк!” дигәннәр эшчеләр.

“Нафтан” заводы хезмәткәрләре дә эш ташлау игълан итте. Эш ташлау көн саен көндезге 12дән 3кә кадәр дәвам итәчәк. Эшчеләр, таләпләре үтәлмәгән очракта, җитештерүне тулысынча туктату белән яный.

Шулай ук БелАЗ, МАЗ, Мински трактор ясау корылмасы, Мински электротехника корылмасы, “Гродно-Азот” ширкәтләре дә эш ташларга әзер булуларын хәбәр иткән иде.

Беларусның рәсми телеканалы "Белтелерадиокомпания"дә дә операторлар һәм техник хезмәткәрләрнең эш ташлавы хәбәр ителә. Хәзерге вакытта телеканал эфирында архив тапшырулары чыга диелә.

Беларус президентын сайлауда намзәт булган Светлана Тихановская янәдән халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

Ул үз өстенә илкүләм җитәкче җаваплылыгын алырга әзерлеген белдерде. “Мин үз өстемә җаваплылык алырга һәм бу чорда илкүләм лидер булырга әзер, ил тынычлансын, нормаль ритмга керсен өчен, без бөтен сәяси тоткыннарны азат итеп, кыска вакыт эчендә кануни нигез булдырып, яңа президент сайлавы оештыруга шартлар булдыру өчен” дип белдерде Тихановская.

XS
SM
MD
LG