Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда ике тәүлектә 760 кеше коронавирустан сәламәтләнгән дип рәсмән теркәлгән


Республика рәсми саннарында COVID-19 белән авыручылар саны сизелерек кимүе әйтелә.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 35 кешедә яңа төр коронавирус рәсмән расланган. Русия рәсми статистикасына караганда, авыруның актив фазасында калучылар саны бер меңнән кимегән – 937 кеше. Республикада барлыгы 7333 кешедә коронавирус расланган, шулардан 6370 кеше терелеп чыккан диелә. Бу сан стопкоронавирус.рф сайтында китерелә.

Элегрәк Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы 13-15 август аралыгында авыруларның коронавирустан күпләп терелүен хәбәр итте. 14 августка тагын 569 кеше, 15 авгуска тагын 191 кеше сәламәт дип табылган. Министрлык мондый рекордлы санны “терелү динамикасы яхшы” булуы белән аңлатты. 16 августка республика хастаханәләрендә коронавирустан 114 кеше дәвалана, тәүлек эчендә 19 кеше терелгән дип хәбәр ителде.

Русия статистикасында Башкортстанда коронавирустан 26 кеше үлгән диелә. Башкортстан рәсми мәгълүматында 27нче үлем турында хәбәр ителде. Уфадан 63 яшьлек ир вафат булган диелә.

Татарстанда 17 августка COVID-19 рәсмән барлыгы 6103 кешедә табылган, узган тәүлектә 28 кешедә вирус расланган. Русия статистикасында күрсәтелгәнчә, республикада хәзер коронавирустан 1116 кеше дәвалана, 4958 кеше бу чирдән арынган. Барлыгы 29 кеше үлгән диелә. Татарстан рәсми мәгълүматында 54 үлем турында әйтелә. Вирус йоктыруның яңа очраклары күбрәк Казанда – 23. Яшел Үзән районында өч, Алабуга, Менделеевски районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Русиядә узган тәүлектә 4 892 кешедә COVID-19 расланган, 55 кеше үлгән. Барлыгы 927 745 кешегә вирус йоккан, 15 740 кеше үлгән, 736 101 кеше терелгән дип хәбәр ителә.

Рәсми саннар. 17 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 333 (+35) 6 370 (+143) 26 (+0)
Татарстан6 103 (+28) 4 958 (+4) 29 (+0)
Русия927 745 (+4 892) 736 101 (+3 133) 15 740 (+55)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG