Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Куштау активистлары белән очрашудан баш тартуын аңлатты


Радий Хәбиров Куштауда активистлар белән очрашуда, 16 август 2020
Радий Хәбиров Куштауда активистлар белән очрашуда, 16 август 2020

Башкортстан башлыгы очрашуга “Башкорт” оешмасы вәкилләре килү белән килешмәвен әйтте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштау активистлары белән көтелгән яңа очрашу килеп чыкмау сәбәпләрен аңлатты. Ул очрашуга “Башкорт” оешмасы вәкилләре килергә теләгәнен, үзенең бу шарт белән килешә алмавын белдерде.

“Медиада без Куштауны яклаучылар белән очрашуны өзгәнбез дип хәбәр ителде. Бу — ялган. Без чыннан да иртәннән үк бу очрашуга әзерләндек, һәм минем чыннан да Куштауны яклаучылар белән очрашасым килгән иде, безнең сөйләшер нәрсәләребез бар. Ләкин миңа кабул итмәслек шартлар куя башладылар. Анда “Башкорт” оешмасы вәкилләре булачак диделәр. Бу оешма экстремист дип танылган, “Башкорт” турында мин үз фикеремне әйткән идем. Минем чыннан да яклаучылар белән очрашасым килә, кичә мин бик күп якты ихлас кешеләрне күрдем, алар чыннан да идея өчен, Куштау өчен көрәшә. Кызганыч, минем очрашу булмый калды, ләкин мин һәрвакыт диалогка әзер, без хәзер алга таба нишләргә икәнен уйларбыз. Кызганыч, үзен шул рәвешле тотучыларга “Куштау” бөтенләй кирәкми. Мин алар ызгышны көчәйтүгә барачак дип уйлыйм” диде Хәбиров.

Очрашу булмаячагын белгәч, активистлар видео яздырып, флешмобка чыгачакларын белдерде.

15-16 августта Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Куштауга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде һәм уртак карарга килгәнче, шиханны эшкәртү туктатылып торачак дип ышандырды.

Куштау Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән. Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкырлар кабатлап, “Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

XS
SM
MD
LG