Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор: Русиянең җиде төбәгендә халыкның 20 проценты коронавируска иммунитетлы


Коронавирус йоктыручылар саны ягыннан 48нче урында торган Татарстан да бу төбәкләр исемлегендә.

Русия төбәкләренең җидесендә халыкның биштән бере COVID-19 вирусына иммунитетка ия булган. Бу мәгълүматны Роспотребнадзор китерә. Татарстан да шушы җиде төбәк исемлегенә кергән. Яңа төр коронавируска иммунитет булу-булмавын әлегә 23 төбәк кешеләрендә тикшергәннәр. Һәр төбәктә 2,8-3,2 мең кеше тикшерелгән дип хәбәр итә РИА Новости.

Коронавирус йоктыручылар саны ягыннан беренче урында торган Мәскәү шәһәрендә иммунитет алган кешеләр саны да иң күбе. Икенче һәм өченче урыннарда Мәскәү өлкәсе һәм Петербур шәһәре. Алардан соң Төмән, Ленинград өлкәсе килә. Чир йоктыручылар ягыннан 48нче урында торган Татарстан иммунитетлы халык саны буенча алтынчы урында. Җиденче төбәк – Әстерхан өлкәсе.

Июль башында Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ил тулы канлы тормышка 2021 елның февраленнән дә иртәрәк кайта алмас дип белдергән иде.

Гадәти тормышка кайтуының бер шарты – коллектив иммунитет барлыкка килү диде министр. Шулай ук ул инфекция белән көрәштә фармацевтика ысуллары куллану мөмкинлеге туарга тиеш дип тә искәртте. 11 августта Русия дөньяда беренче булып коронавирустан вакцина теркәлүен игълан итте.

Ләкин дөньяның күп кенә илләре бу вакцинаның нәтиҗәле булуын һәм куркынычсызлыгын шик астына куйды. Русия табибларының да күпчелеге вакцинага ышанмауларын белдерде. Шуңа карамастан, яңа вакцинаны көз айларында йөзләрчә мең кешегә кертү көтелә.

XS
SM
MD
LG