Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда covid-һоспитальләрнең бер өлеше ябыла


Doctor in white medical coat standing is looking through hospitals
Doctor in white medical coat standing is looking through hospitals

Коронавируслы авыруларны яңа ачылган йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерәләр.

Казандагы Республика клиник хастаханәсендә COVID-19 диагнозлы авыруларны дәвалый торган вакытлы һоспиталь ябыла. Бу турыда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хәбәр итә.

Шулай ук РКБның травматология бүлеге, сугышлар ветераннары һоспитале дә коронавируслы авыруларны дәвалаудан туктап, элеккеге тәртиптә эшләүгә күчә дип белдергән иде элегрәк сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре. Авыруларны август башында ачылган яңа йогышлы авырулар хастаханәсенә күчерәләр.

Стопкоронавирус.рф сайты биргән мәгълүматка караганда, Татарстанда узган тәүлектә 30, Башкортстанда 34 кешедә COVID-19 рәсман расланган. Татарстанда 18 августка 6133 кешедә COVID-19 вирусы рәсман расланган, шулардан 4983 кеше савыккан. Узган тәүлектә тагын 25 кеше сәламәт дип табылган. Үлем очраклары үзгәрешсез – 29 кеше.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, COVID-19 очраклары Казаннан кала республиканың тагын 12 районында теркәлгән. Казанда 15, Норлат районында өч, Әлмәт районында ике очрак. Чаллы шәһәре, Әгерҗе, Баулы, Буа, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы районнарында берешәр очрак ачыкланган. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Татарстан статистикасында 54 үлем күрсәтелгән. Барлыгы 4945 кеше савыккан, узган тәүлектә 16 кеше чирдән терелгән диелә.

Башкортстанда 34 яңа очрак рәсман теркәлгән. 850 кеше авыруның актив фазасында, 6491 кеше савыккан, барлыгы 26 кеше үлгән. Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы биргән рәсми статистикада 27 кешенең үлгәне әйтелә. 17 августка чыккан саннарга караганда, республика хастаханәләрендә 115 кеше коронавирустан дәвалана, унысы авыр хәлдә, өч пациент үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Коронавирус расланган авырулардан кала, тагын 32 кешегә пневмония диагнозы куелган.

Русиядә узган тәүлектә 4748 кешедә COVID-19 расланган, 132 кеше үлгән. Эпидемия дәвамында барлыгы 932 493 кешедә яңа төр коронавирус ачыкланган, авыру 15 872 кешенең үлеменә китергән. Барлыгы 742 628 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 18 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 367 (+34) 6 491 (+121) 26 (+0)
Татарстан6 133 (+30) 4 983 (+25) 29 (+0)
Русия932 493 (+4 748) 742 628 (+6 527) 15 872 (+132)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG