Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау активисты Фаил Алчынов 10 тәүлеккә кулга алынды


Фаил Алчынов, архив фотосы
Фаил Алчынов, архив фотосы

Алчынов 15 августта Куштауны яклау акциясе вакытында тоткарланган иде. Ул “полиция хезмәткәренең кануни таләбенә буйсынмау” маддәсе нигезендә гаепле дип табылган. 

Ишембай шәһәр мәхкәмәсе башкорт милли хәрәкәте вәкиле, Куштау шиханын яклауда катнашкан активистларның берсе Фаил Алчыновны кулга алу турында карар чыгарды. Алчынов “полиция хезмәткәренең кануни таләбенә буйсынмау” маддәсе нигезендә гаепле дип табылган һәм аңа 10 тәүлеккә сак астына кую җәзасы бирелгән. Бу турыда “Апология протеста” Telegram-каналы адвокат Павел Васильев хәбәренә нигезләнеп яза.

Алчынов 15 августта Куштауны яклау акциясе вакытында тоткарланган иде.

16-17 августта мәхкәмә шул ук чарада тоткарланган 55 активистның эшен карап, 18енә административ штраф, 37 кешегә сак астына кую җәзасы бирде. Алар полициягә буйсынмау һәм башбаштаклык маддәләре нигезендә гаепле дип табылды. Барлыгы 14700 сумлык штраф, 37 кешегә барлыгы 350 тәүлек сак астында тоту җәзасы бирелгән.

Активистларны “Апология протеста” белән хезмәттәшлек итүче адвокатлар Салават Валена, Эмиль Галимов һәм Руслан Шәрипов яклый диелә.

XS
SM
MD
LG