Канцлер Минскиның тыныч юл белән протест белдерүчеләргә карата көч кулланудан тыелырга тиешлеген белдерде. Шулай ук ул сәяси тоткыннар азат ителергә, килеп туган хәлдән чыгу өчен җәмгыять белән сөйләшүләр башланырга тиеш дип тә ассызыклады.
Путин үз чиратында Беларусның эчке эшләренә тыкшыну булмаска тиешлеген әйтте. Русия президенты республикада хәлләрнең тиз арада нормальләшүенә ышаныч белдерде.
Беларус сайлауларында намзәт булган Светлана Тихановская штабы оппозиция ягыннан координация шурасына кемнәр керәчәген игълан итте. Шура илдә хакимиятне тыныч юл белән тапшыру процессын тормышка ашыру өчен оеша. Бүген аның беренче җыелышы уза. Җыелышта шураның эш принциплары һәм хакимияткә таләпләр формалашыр дип көтелә.
19 августта Европа берлеге лидерлары Брюссельдә Беларус хәлләре турында ашыгыч җыелыш җыя. Европа берлеге дәүләтләр башлыклары, аерым алганда, сайлауларда хәрәмләшүләр һәм протестларны рәхимсез бастыру өчен җаваплы булган затларга карата чикләүләр кертүнең максатка ярашлы булу-булмавы хакында фикерләшергә җыена.
9 августта Беларуста узган сайлауларның рәсми нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң, бөтен ил буйлап протестлар башланды. Куәт оешмалары протест чараларында катнашучыларга карата көч кулланды, алты меңнән артык кеше тоткарланды, ким дигәндә бер кеше һәлак булды.
Илнең дистәдән артык зур ширкәте һәм корылмаларында эш ташлаулар дәвам итә. Кайбер ширкәтләрдә җитәкчелек эшчеләрне урам чарасына чыкмасын өчен бикләп тота дип хәбәр ителә. Эшчеләргә эштән куу белән янау очраклары булуы әйтелә. МАЗ, МКЗТ һәм башка корылмалар янына эш ташлаучыларга рухи ярдәм күрсәтү өчен кешеләр җыела.