Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея башлыгы "мөһим мәсьәлә" турында фикер алышу өчен ашыгыч пленум җыя


Ким Чен Ын
Ким Чен Ын

Мондый ашыгыч җыеылыш Ким Чен Ын сеңлесе вәкаләтләрен киңәйтүгә, илнең атом-төш програмы мәсьәләләренә яки коронавирус пандемиясе кагылырга мөмкин дип белдерә экспертлар.

Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын сигез айда беренче тапкыр Корея Хезмәт фиркасе Үзәк комитетының чираттан тыш пленумын җыя. Анда "мөһим мәсьәлә" каралачак дип хәбәр итә Bloomberg.

Bloomberg-ның Төньяк Корея экспертлары фаразлавынча, мондый ашыгыч җыеылыш Ким Чен Ын сеңлесе вәкаләтләрен киңәйтүгә, илнең атом-төш програмы мәсьәләләренә яки коронавирус пандемиясе кагылырга мөмкин. Пхеньян Төньяк Кореядә COVID-19 очраклары юк дип белдерә. АКШ һәм Япония моңа шик белән карый һәм чикләүләр сәбәпле фәкыйрьләнгән илгә вирустан зур куркыныч яный дип саный.

2019 елда Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын АКШ президенты Дональд Трампка халыкара чикләүләрне гамәлдән чыгаруга алмашка Йонбёнда атом-төш комплексын сүтәргә тәкъдим иткән иде. Трамп ул вакытта моннан баш тартты. Вашингтон әлеге полигон Пхеньянның атом-төш програмының бер өлеше генә, чикләүләрне алырга ярамый дип саный.

XS
SM
MD
LG