Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мали президенты хәрби фетнәдән соң вазифадан китүен белдерде


Ибраһим Бубәкәр Кейта
Ибраһим Бубәкәр Кейта

Кейта хакимияттә калу өчен кан коелуын теләмәвен әйтте. Илнең хөкүмәте дә вазифасыннан китә, парламент таратыла.

Мали президенты Ибраһим Бубәкәр Кейта вазифасыннан китүен игълан итте. Шулай ук илнең хөкүмәте дә вазифасыннан китә, парламент таратыла. Бу турыда Кейта телевидениедан чыгышында белдерде. Аннан берничә сәгать элек Кейта һәм илнең премьер-министры Бубу Сиссе фетнә күтәргән хәрбиләр тарафыннан кулга алынган иде.

Кейта хакимияттә калу өчен кан коелуын теләмәвен әйтте.

Хәрби түнтәрелеш омтылышы 18 августта Мали башкаласы Бамако янындагы Кати хәрби ныгытмасында атышлардан соң башланды. Хәрби ныгытманы яулап алганнан соң фетнәчеләр башкалага юнәлде. Алар президент сараен яулап алды, бинада булган президент һәм премьер-министр кулга алынды.

Африка илләре берлеге, Көнбатыш Африка икътисади берлеге һәм 1960 елда Мали бәйсезлек алган Франция бу фетнәне хөкем итеп чыкты. БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш ил җитәкчелеген кичекмәстән азат итәргә һәм Конституция тәртибен торгызырга чакырды.

Җәй башыннан Малида сәяси кризис бара. Оппозиция 2013 елдан бирле хакимияттә булган президентның китүен таләп итте. Кейтага кадәр булган президент хакимияткә дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә килгән иде, ул да протестлар барышында вазифасыннан алынды.

Мали республикасында БМОның тынычлык булдыру корпусы урнашкан. Узган елда Кейта ил үзәгендә ватандашларны күпләп үтерүләр булганнан соң гаскәр җитәкчеләрен вазифадан алган иде.

XS
SM
MD
LG