Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавируслы 34 авыру үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган


Узган тәүлектә Татарстанда 28, Башкортстанда 35 кешедә COVID-19 рәсмән расланган.

Татарстанда барлыгы 6161 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, узган тәүлектә тагын 28 кешедә вирус булуы рәсмән теркәлгән. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтында китерелә. Хәзер 1117 кеше чирдән дәвалана диелә. Тагын ике кешенең үлеме Русия статистикасына кертелеп андагы саннар 31гә җитте.

Роспотребнадзорның Татарстандагы вәкиле Любовь Авдонина китергән мәгълүматка караганда, республикада 4 983 кеше сәламәтләнгән, узган тәүлектә тагын 38 кешенең вирустан арынганы теркәлгән. 34 пациент үпкә җилләтү җиһазы ярдәмендә дәвалана. Татарстан рәсми саннарында 54 кешенең үлгәне әйтелә, узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми.

Башкортстанда тагын 35 яңа очрак теркәлгән. Эпидемия башыннан 7402 кешедә вирус ачыкланган, шулардан 6554 кеше терелгән. 821 кеше коронавирустан дәвалана диелә. Рәсмән барлыгы 27 кеше үлгән.

Русиядә барлыгы 937 321 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, узган тәүлектә 4 828 кешедә вирус расланган. Барлыгы 15 989 кеше үлгән, тәүлек эчендә тагын 117 кешенең гомере өзелгән. Барлыгы 749 423 кеше савыккан.

Рәсми саннар. 19 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 402 (+35) 6 554 (+63) 27 (+1)
Татарстан6 161 (+28) 5 013 (+30) 31 (+2)
Русия937 321 (+4 828) 749 423 (+6 795) 15 989 (+117)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG