Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 55кә җитте


Рәсми санарга караганда, узган тәүлектә Татарстанда 30, Башкортстанда 33 кешедә коронавирус табылган

Татарстанда 20 августка 6191 кеше COVID-19 йоктырган, соңгы тәүлектә бу сан 30 кешегә арткан. 1098 кеше чирдән дәвалана, 5062 кеше терелгән диелә. Барлыгы 31 кеше үлгән. Бу саннар Русия статистикасында китерелә.

Татарстан рәсми саннарында 55 кешенең үлеме әйтелә. 19 августта Норлат районында яшәгән 1938 елгы әби үлеме статистикага керде. Аны ике як үпкәсе шешеп Чистайга хастаханәгә китергән булганнар. Аның йөрәге дә авыру булган диелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Әлмир Абашев китергән мәгълүматка караганда, хәзер республика хастаханәләрендә 32 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. 5 013 кеше чирдән савыккан, узган тәүлектә тагын 30 кеше терелеп чыккан.

Казанда ундүрт, Саба районында – биш, Буа районында өч, Яшел Үзән районында ике очрак теркәлгән. Чаллыда, Алабуга, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарында берешәр очрак табылган.

Башкортстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны тагын 33 кешегә арткан. Барлыгы 7435 кеше авырган, шулардан 6586 кеше терелелгән. Хәзер 822 кеше хастаханәләрдә дәвалана диелә. Үлүчеләр саны артмаган – 27.

Русиядә узган тәүлектә тагын 4785 кешедә COVID-19 расланган, 110 кеше үлгән. Барлыгы 942 106 кешедә кронавирус рәсман теркәлгән, 16 099 кеше үлгән. Хәзер ил күләмендә 170 494 кеше яңа төр вирустан дәвалана диелә.

Рәсми саннар. 20 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 435 (+33) 6 586 (+32) 27 (+0)
Татарстан6 191 (+30) 5 062 (+49) 31 (+0)
Русия942 106 (+4 785) 755 513 (+6 090) 16 099 (+110)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG