Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста оппозиция шурасы төзүгә җинаять эше ачылды


Александр Конюк.
Александр Конюк.

Җинаять эше “дәүләт хакимиятен яулап алу” маддәсе нигезендә ачылган.

Беларус баш прокуратурасы оппозициянең координация шурасы төзелүе турында җинаять эше ачкан. Ул “хакимиятне яулап алу” маддәсенә нигезләнә. Бу турыда илнең баш прокуроры Александр Конюк хәбәр итте. Бу маддә биш елга кадәр төрмә җәзасы бирүне күздә тота.

“Координацион шураны төзү һәм аның эшчәнлеге дәүләт хакимиятен яулап алуга һәм Беларус Республикасының илкүләм иминлегенә заян салуга юнәлтелгән” дип белдергән Конюк. Аның сүзләре прокуратура каналында китерелә.

Атна башында Беларус оппозициясе Минскида хакимият күчешен тәэмин итү өчен координация шурасы төзелгәнен игълан итте. Шураның президиумына әдәбияттан Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич, илнең элеккеге мәдәният министры Павел Латушко, президентлыкка намзәтләр Виктор Бабарико һәм Светлана Тихановская вәкилләре керде. Журналистлар белән очрашуда шура әгъзалары Беларус президенты Александр Лукашенка белән сөйләшүләр алып барырга өметләнүләрен белдерде.

Лукашенка Шурага кергән кешеләрне “элеккеге тагарактан ашаучылар”, “үпкәлеләр” һәм “ачыктан-ачык тагылган нацилар” дип атады. Иминлек шурасы утырышында ул илдә альтернатив хакимият органнары булдыруны канунсыз дип белдерде.

XS
SM
MD
LG