Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан чит илләргә очышлар башкарырга рөхсәт ителде


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Чит илләргә Казаннан 20 августтан очарга мөмкин.

Русия хөкүмәте чираттагы 3 шәһәрдән һәм шәһәргә халыкара очышларны башкарырга рөхсәт итте. Мондый рөхсәт Казан, Калининград һәм Новосибирскига бирелде. Моның турында Русия транспорт министрлыгы хәбәр итә.

Очышлар 20 августтан башкарылырга мөмкин, диелә хәбәрдә. Бу шәһәрләргә очышларны Русия һәм чит ил һава ширкәтләре башкара ала.

Русия коронавирус пандемиясе вакытында туктаткан халыкара очышларны 1 августтан торгыза башлыды. Башта чит илләргә очу 3 шәһәрдән генә рөхсәт ителде: Мәскәү, Петербур һәм Ростов-Дон. Очышлар башлыча Лондон һәм Истанбулга башкарылды, 10 августтан очышлар Төркиянең кайбер башка шәһәрләренә дә рөхсәт ителде.

Европа берлеге әлегә Русиягә очышларны ачарга рөхсәт итми. Кайбер медиа чаралары Русиядән Европа берлегенә чикләр кимендә август ахырына кадәр ачык булмаячак, дип хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG