Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски хастаханәсе баш табибы Навальныйны чит илгә күчерергә рөхсәт бирми


Навальныйны Омски хастаханәсенә алып китәләр
Навальныйны Омски хастаханәсенә алып китәләр

Навальныйны башка хастаханәгә күчерү өчен Омскига Германиядән очкыч җибәрелде. Туганнары таләбенә карамастан, табиблар авыруны бирми.

Омскиның 1нче санлы ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы оппозициядәге сәясмән Алексей Навальныйны Германиядәге клиникага күчерүгә рөхсәт бирүдән баш тарткан. Ул авыруның хәле тотрыксыз дип белдергән. Бу турыда Twitter-да Навальныйның сүзчесе Кира Ярмыш язып чыкты.

Хәзер Омски хастаханәсендә Навальныйның хатыны Юлия, ФБК мөдире Иван Жданов, Ярмыш һәм башка тарафдарлары аны чит илгә алып чыгып дәвалау өчен документлар әзерли. “Омски хастахансендә җиһазлар булмаган килеш, диагноз куелмаган килеш калу үлем белән яный” дип язды Ярмыш. Ул Навальныйны җибәрмәү турындагы карарны табиблар түгел, ә Кремль кабул итте дип белдерә.

Иван Җданов башта табибларның авыруны күчерергә каршы булмауларын, аннары кинәт “алыштырып куйган кебек” үзгәрүләрен әйтә. “Табиблар юньләп сөйләшми башлады. “Күчерерлек түгел” диләр. Табибларны алыштырып куйган кебек” дип яза Жданов.

Төнлә Омскига Мәскәүдән Пирогов һәм Бурденко үзәкләреннән белгечләр килде. Алар табиб киңәшмәсе уздырды.

Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Германия канцлеры Ангела Меркель Навальныйга Европа берлегендә дәвалау оештырырга һәм куркынычсызлык булдырырга әзерлекләрен белдерде.

Cinema For Peace фонды Навальныйны Германиягә алып китү өчен очкыч җибәрде. Очкыч Омскига төшеп утырды дип хәбәр итә медиа Flightradar24 мәгълүматына таянып. Навальныйны Шарите хастаханәсе кабул итәргә әзер диелә.

20 августта иртә белән Томскидан Мәскәүгә очкан вакытта Навальныйның хәле кискен начарайды. Очкычны ашыгыч рәвештә Омскида төшереп утырттылар. Ул хәзер хастаханәдә кома хәлендә ята, үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Сәясмәннең сүзчесе Кира Ярмыш Навальныйны иртән эчкән чәенә берәр нәрсә салып агулаган булырга мөмкиннәр дип белдерде. Хәзергә кадәр табибларның рәсми диагнозы хәбәр ителмәде.

XS
SM
MD
LG