Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирустан 28нче кешенең үлүе хәбәр ителде


Узган тәүлектә тагын 34 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән. Тәүлек эчендә 80 кешегә пневмония диагнозы куелган.

Башкорстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 28гә җитте. Республика сәламәтек саклау министрлыгы тагын бер пациентның үлгәнен хәбәр итте. 1946 елгы Благовещенски кешесе үлгән. Аның кан басымы күтәрелү авыруы да булган диелә.

Министрлык мәгълүматына карый, хәзер республика хастаханәләрендә 80 кеше коронавирустан дәвалана. Сигез пациент авыр хәлдә, өчесе үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган диелә.

Башкортстанда пневмония белән авыручылар саны да китерелә. Узган тәүлектә тагын 80 кешегә шундый диагноз куелган. COVID-19 расланмаган булуга карамастан, бу пациентлар шулай ук covid-һоспитальләрдә давалана һәм аларга шундый ук дәвалау чаралары кулланыла дип яза Коммерсант.

Рәсми саннар. 21 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 469 (+34) 6 614 (+28) 27 (+0)
Татарстан6 220 (+29) 5 084 (+22) 31 (+0)
Русия946 976 (+4 870) 761 330 (+5 817) 16 189 (+90)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG