Accessibility links

Башкортстанда кирпеч заводы яна


Башкортстанның Дәүләкән районында кирпеч заводы яна.

Русия гадәттән тыш министрлыгының Башкортстан идарәсе белдерүенчә, бер катлы бинаның түбәсенә ут капкан. ТАСС министрлык белдерүенә таянып янгынның 6 мең дүрткел метрдан артык мәйданны ялмап алуын хәбәр итә.

Беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән диелә. Янгын сүндерүчеләр эшкә керешкән. Утны сүндерү төрле яклап алып барыла. Вакыйга урынына гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе башлыгы Марат Латыйпов та килгән.

XS
SM
MD
LG