Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиков: "Куштау активистларының Telegram-каналларын җимереп кергәннәр"


ОМОН һәм Куштау активистлары
ОМОН һәм Куштау активистлары

Юрист белдерүенчә, активистларның Telegram хисапларына аларның Сим-картлары күчермәсе аша алынган кодны кулланып кергәннәр.

“Сим-картларның күчермәсе, күрәсең, мобиль опираторларның турыдан-туры катнашуы белән чыгарылган”, дип яза “Агора” хокук яклау берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков үзенең Telegram-каналында. Бу мәгълүматны “Idel.Реалии"га Куштау акивистларының берсе дә раслаган. Әмма ул үз исемен язмауны сорый.

Чиков мондый хәлнең элегрәк тә булганын яза.

“Бу яңа нәрсә түгел. Активист Олег Козловский һәм Коррупциягә каршы көрәш фонды хезмәткәре Георгий Албуров аккаунтларына да шундый ук ысул белән кергәннәр иде. Pussy Riot вәкиле Ольга Пахтусова, рәссам Артем Лоскутов, “Голос" рәистәше Андрей Бузин да үз хисапларын җимереп керергә маташуларын ачыкларды. Шулай ук 2019 елда Екатеринбурдагы протестларны яктырткан дүрт журналистның Telegram-ына керергә маташулары билгеле”, ди Чиков.

Аның сүзләренчә, боларның барсында да хакимиятләрнең канунсыз рәвештә мәгълүмат алырга теләве, мобил операторларның һәм тәртип саклау оешмаларының гаеплеләрне табарга теләмәве күренә.

Чиков белдерүенчә, “Агора” адвокатлары Русия җинаять кодексының 138нче һәм 272нче маддәләре нигезендә канун бозуны тикшерүне таләп итеп Русия тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәчәк.

15-16 августта Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Куштауга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде һәм уртак карарга килгәнче, шиханны эшкәртү туктатылып торачак дип ышандырды.

Куштау Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән. Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкырлар кабатлап, “Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

XS
SM
MD
LG