Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә газ үткәргече шартлап, бөтен илдә электр тәэминәте беткән


Сүрия (архив фотосы)
Сүрия (архив фотосы)

Димәшк төбәгендә газ үткәргече шартлавын ил җитәкчелеге террорлык гамәле булган дип белдерде.

Сүриянең Димәшк төбәгендәге Дүмәйр һәм Әдра шәһәрләре арасындагы өлештә газ үткәргече шартлаган, нәтиҗәдә өч электор станциясе эшеннән туктаган. Хәзерге вакытта бөтен ил күләмендә электр уты сүнгән, ут белән тәэмин итүне кире торгызу өчен чаралар күрелә дип хәбәр итә SANA мәгълүмат агентлыгы.

Сүрия республикасының нефть һәм минерал байлыклар министры Али Ганим шартлау террорлык гамәле сәбәпле булырга мөмкин дигән.

Сүрия энергетика министры Мөхәммәд Зухер Харбутлы республикада электр бирү җайга салына башлады дип белдергән. Сафтан чыккан электр станцияләренең берничәсен эшләтеп җибәрә алганнар. Илнең кайбер провинцияләрендә тормыш өчен иң мөһим объектларга ут җибәрелгән. Шартлау булган урында янгын сүндерүчеләр эшли диелә.

XS
SM
MD
LG