Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчеттә суны сәгатьләп бирә башладылар


Акмәчеткә таба салынучы суүткәргеч торбалар
Акмәчеткә таба салынучы суүткәргеч торбалар

24 августтан Акмәчеттә һәм аңа якын булган 39 бистәдә суны график буенча бирә башладылар. Шәһәрнең төрле районнарында су төрле вакытта биреләчәк. Шәһәр хакимияте суны шулай экомнияләргә җыена.

"Акмәчет су саклагычында планда каралганыннан су 20 процентка ким җыелды", хәбәр итте Кырымның "Вода Крыма" хезмәте башлыгы Владимир Баженов. Акмәчет су саклагычының күләме 36 млн куб метр булса анда тик 7 млн куб метр калган. Акмәчетне су белән тәэмин итү өчен 12-30 июньдә Алма-Тархан һәм Ивановский суалгычыларындагы су җитмәячәгене аңлашылганнан соң хәрбиләр Тайган сусаклагычыннан торбалар аша суны Акмәчеткә җибәрә башладылар.

"Әгәр дә без моны эшләмәсәк, Акмәчеттә хәзер инде су булмас иде", ди Баженов.

Ә инде суны тагын да ныграк кысу өчен 24 августтан ул төрле урамга аерым сәгатьләрдә биреләчәк.

Шулай итеп 24 августтан тәүлектә элекеге 160 мең куб метр урынына 140 мең куб метр су күтәреләчәк, җылы су бирү тулаем туктатыла. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, хастахәнәләрдә су җыю савытлары урнаштырылган.

Икенче этаптан, 31 августтан бөтен шәһәр график буенча су белән тәэмин ителә. Су тәүлегенә 4 сәгәть бирелгән булса, ул 2-3 сәгәть калачак. Соңгы этапта, 7 сентябрьдән су 100 мең куб метрга кадәр киметеләчәк. Тәүлегенә ике тапкыр су бирелгән булса, ул бер тапкырга карала.

Коммуналь хезмәтләр суны кирәгеннән артык җыеп куймаска чакыра.

Су белән бәйле вазгыять начарлангач, август урталарыннан Русия саклану министрлыгының хәрби хезмәтләре дистәләрчә машиналар китереп, суны 60 чакрым ераклыктан Карасубазар һәм Тайган су саклагачыннан Акмәчеткә торбалар аша җибәрә башлаган иде. Ләкин, күрәсең, бу гына җитми. Карасубазар су саклагачында да су бөтен Кырымдагы кебек быел аз. Шулай ук Бакчасарай районында да 24 августтан су график нигезендә бирелә.

Тайган су саклагычыннан торбар төзүдә Русия хәрбиләре катнаша
Тайган су саклагычыннан торбар төзүдә Русия хәрбиләре катнаша

2014 елга кадәр Украина Төньяк Кырым каналы аша Днепр елгасыннан Кырымны 85 процентка су белән тәэмин итә иде. 2014 елда Кырым аннексияләнгәннән соң Украина Кырымга суны җибәрүне туктатҗы. Киев ярымутрау азат ителгәннән соң су яңадан җибәреләчәген белдерә.

XS
SM
MD
LG