Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самардагы мәхкәмәдә Айрат Дилмөхәммәтов соңгы сүз белән чыгыш ясаячак


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышында
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышында

Утырышта Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова, дуслары һәм тарафдарлары катнаша.

Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесендә активист һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовка каршы мәхкәмә эше тәмамлана. Бүген Дилмөхәммәтов соңгы сүзе белән чыгыш ясаячак дип хәбәр итә журналист Артур Асафьев.

Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалауда, экстремистлык эшчәнлегенә чакыруда һәм террорчылыкны финанслауда гаепләнә. Мәхкәмәдә хөкемдарлар Юрий Клубков, Дмитрий Сирота һәм Рөстәм Ваһапов, дәүләт гаепләүчесе буларак Самар өлкәсе прокуратурасы вәкиле Анастасия Каһанова катнашачак диелә.

Дилмөхәммәтовка хөкем карары чыгар алдыннан Вашингтонда активистны яклап пикет узды. Бер төркем татар-башкорт активистлары Айрат Дилмөхәммәтовны иреккә чыгаруны таләп иткән язу тотып торды. Чара турында Facebook-та Гомәр Әхтәмов хәбәр итте.

Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Сәясмәннең "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы2 эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә Русиядә тыелган

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чесеннар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.

2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.

Дилмөхәммәтовка каршы мәхкәмә 2020 елның 27 маенда Самарда башланды. Гаепләү ягыннан чыгыш ясаган шаһитләрнең дә күпчелеге Дилмөхәммәтов яклы шаһитнамәләр бирде.

12 августта дәүләт гаепләүчесе Айрат Дилмөхәммәтовка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы сорады. Шулай ук аңа биш ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итүне һәм аларда мәгълүмат урнаштыруны тыю да тәкъдим ителде.

Мәхкәмә утырышларында фикер алышулар барышында Дилмөхәммәтов һәм аның адвокатлары гаепләүләрне кире кагып, мәхкәмәдән аклау карары чыгаруны сорады.

Бүген Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмә утырышында соңгы сүзе белән чыгыш ясаячак, аннары мәхкәмә хөкем карары чыгару өчен киңәш бүлмәсенә күчәчәк.

Мәхкәмәдә Айрат Дилмөхәммәтовның әнисе Агиләш Дилмөхәммәтова, сәясмәннең дуслары һәм тарафдарлары катнаша.

2019 елның язында Агиләш Дилмөхәммәтова улын иреккә җибәрүне таләп итеп хакимияткә һәм куәт оешмаларына хат җибәрде. Ана улын булысынча гаепсез дип белдерә.

Апрельдә Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр.

2019 елның апрелендә Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG