Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан киносы көннәрендә Мостай Кәримнең "Өч таган" әсәренә нигезләнгән фильм күрсәтәчәкләр


"Отряд Таганок" фильмыннан кадр
"Отряд Таганок" фильмыннан кадр

27 августта Казанда язучы һәм шагыйрь Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла.

Дүшәмбе Казанда Татарстан киносы көннәре башланды. Бу чара "кечкенә фестиваль" рәвешендә үтәчәк. Бу турыда "Татаркино" оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Татарстан киносы көннәре Казанның "Мир" кинотеатрында 24-30 августта уза. Програмга мөселман киносы фестиваленең "Милли конкурс" номинациясенә кергән фильмнар тупланган. Татарстан киносы көннәрендә кино йолдызлары өчен "кызыл келәм", премьералар, иҗади очрашулар да булачак дип сөйләде Айтуганова.

Ул быелгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең техник режимда узачагын һәм тамашачылар өчен ябык булачагын искәртте. Татарстан киносы көннәрен фестиваль рәвешендә уздыру тамашачы өчен дә, республика кинематографистлары өчен дә бүләк булачак диде "Татаркино" җитәкчесе.

Чара Татарстанда төшерелгән "Сөмбел" фильмының премьерасы белән ачылачак. Режиссерлар Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыев бу фильмны Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың – мин булмам" китабы нигезендә төшергән. Фильм Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшерелгән.

Фестиваль Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең "Өч таган" әсәре нигезендә иҗат ителгән "Таганок отряды" исемле фильм белән ябыла.

Шушы ук көннәрдә – 27 августта Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы да көтелә. Һәйкәл Оренбур тракты һәм Даурская урамнары киселешендә куелган. Һәйкәлне ачу тантанасы ТАССР оешуның 100 еллыгы кысаларында уза, чарага Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров килер дип көтелә.

Татарстан киносы көннәре програмында шулай ук "Апанай мәчете – Казанның йөзек кашы" ("Апанаевская мечеть – жемчужина Казани"), "Бушлык" ("Пустота"), "Ана" ("Мать"), "Бер фотосурәт тарихы" ("История одной фотографии"), "Фәнис Җиһаншин. Сәхнә артында сөйләшү" ("Фанис Зиганшин. Разговор за сценой"), "Бардым, бардым да күрдем" ("Шла, шла и увидела") фильмнары һәм Илшат Рәхимбайның "Әпипә" музыкаль комедиясе дә бар.

XS
SM
MD
LG