Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшәгән Апаста урысча гына язу нигә кирәк? Әхмәтов татарчага өнди


Апас башлыгы Равил Хисаметдинов (с) һәм Марат Әхмәтов
Апас башлыгы Равил Хисаметдинов (с) һәм Марат Әхмәтов

Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Апаста якындагы район җитәкчеләре өчен киңәшмә уздырганнан соң, кайбер район башлыклары үз Instagram битләрендә татарча яза башлады. Ә район үзәкләрендәге биналарда язулар нигездә урысча гына.

Апас район үзәгендә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы узды. 18 август оештырылган киңәшмәдә Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары җитәкчелеге катнашты.

Комиссия рәисе Марат Әхмәтов район башлыкларына ана телен белүне камилләштерергә кушты. Ул җирле хакимият оешмалары җитәкчеләре, андагы хезмәткәрләр татар телен тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә актив кертү өчен үз абруйларын файдаланырга тиеш, дип саный.

"…Безне халыкның күпчелеге татарлар булган авыл районнарындагы хәл борчый. Кызганыч, татар мәктәбе булмаган район үзәкләре бар, ә нәкъ менә авыл — халыкның милли үсешенең нигезе", диде Әхмәтов.

Киңәшмә узган Апас районында да нигездә татарлар яшәсә дә, район үзәгендә өлкәннәрдән аермалы буларак балаларның һәм яшьләрнең урысча сөйләшүе еш ишетелә. Әхмәтов татар теле мәсьәләсендә аеруча мәктәпләр белән эшләргә кирәк дисә дә, Апасның капиталь төзекләндерүдән соң ачылган Каратун мәктәбендә балалар кунакларны урысча каршы ала. Әлеге чарада Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та күренә. Балалар Мәскәүдән кайткан бу мәртәбәле кунакны урысча сәламли, күрәсең.

Марат Әхмәтов Апаска килгәч районның Балтай авылында ачылган хастаханәнең исеме дә урысча язылган иде. Татар теле турында сөйләргә килгән комиссия рәисеннән шелтә булуы турында ишетелмәде.

Апас район үзәге хастаханәсендә дә урысча язу гына күренә.

Апас үзәгендәге төбәкне өйрәнү музеена нәкъ күренә торган урынга зур хәрефләр белән "Краеведческий музей" дип урысчалап язылган.

Әхмәтов киткәч, 24 август көнне Апас мәктәбендә оештырылган Татар телен саклау һәм үстерү турында түгәрәк өстәлдә дә язуларның урысча булуы күзгә ташлана.

Гомумән, гади халык урамнарда, кибетләрдә, хастаханәләрдә татарча сөйләшүгә карамастан, рәсми җитәкчелек булган җирләрдә өстенлек урыс теленә бирелә. Апасның рәсми Instagram битендә дә (Official_apastovo) игъланнар урысча. Шулай да Табар елгасының яр буен төзекләндерү турында язмалар элек урысча чыкса, Әхмәтов сүзләреннән соң булса кирәк, соңгысы татарча язылган.

Әхмәтов татар мәсьәләсендә район башлыклары үрнәк күрсәтергә тиеш, дисә дә, Апас районы башлыгының үз шәхси Instagram бите күбрәк урысчадан тора. Мәктәпне тәмамлаучыларны котлавы да урыс телендә.

Әхмәтовның киңәшмә уздыруы бөтенләй дә нәтиҗәсез булмады. Апаска күрше Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз Instagram битендә комиссия утырышы узганчы нигездә урысча гына язса, Әхмәтов җыелышыннан соң татар телендә яза башлады. Хәзер ул "Хәерле иртә"не ике телдә яза, беренче булып татарча килә.

Марат Әхмәтов район башлыклары белән очрашуда Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховның Instagram битен, киңәшмәләрне, төрле чараларны татар телендә алып баруын үрнәк итеп күрсәтте.

"Җирле хакимият органнары сайтларының эшчәнлегенә, үзегезнең шәхси Инстаграм битенә игътибарлы булсагыз иде. Татар һәм рус телләрен чиратлаштырыгыз. Мәсәлән, Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов һәр көнен хәерле иртә теләп башлый һәм районда үткән чараларны Instagramда матур итеп әдәби татар телендә күрсәтеп бара", дип әйтте Әхмәтов район җитәкчеләренә.

Райондагы һәр оешма җитәкчесе район башлыгының Instagram битен күзәтеп бара дип саный Әхмәтов.

"Әгәр сез татар телен куллануда үрнәк күрсәтеп, җаваплы булсагыз, халык та сезгә охшарга тырышыр. Никадәр халыкны берничә шәхес аша кузгата алабыз бит. Җитәкче халыкка матур үрнәк булу өчен һәрдаим үзен камилләштерергә тиеш" диде Әхмәтов.

Актанышның күп кенә оешмалары да Фәттаховтан күреп үзләренең Инстаграм битләрен татарча алып бара.

Апас һәм Кайбыч районнарында әлегә бу күзәтелми.

XS
SM
MD
LG