Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алчыновны 10 тәүлеккә утырту эше яңадан каралачак


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Фаил Алчыновның административ эше яңадан каралырга тиеш. Ул полиция таләпләренә буйсынмауда гаепләнгән иде.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе Ишембай шәһәр мәхкәмәсенең узган атнада активист Фаил Алчыновны 10 тәүлеккә кулга алу карарын кире какты. Башкорт активистының апелляция шикаятен карап, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе әлеге администартив эш беренче инстанциядә каралганда процессуаль төгәлсезлекләр булган дип белдерде. Эш яңадан каралырга тиеш.

Алчынов 15 августта Куштауны яклау акциясе вакытында тоткарланган иде. Ул "полиция хезмәткәренең кануни таләбенә буйсынмау" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. 25 августта аның административ сак астында тотылу вакыты чыга.

Активистка теләктәшлек белдерергә дистәләп кеше килде.

Адвокатлар җәзаны гамәлдән чыгаруны һәм администартив эшне туктатуны сорады.

Сишәмбе Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә Куштауны яклаучы башка башка активистларның апелляция шикаятьләре карала.

XS
SM
MD
LG