Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Навальныйны агулау ихтималын тикшерү өчен сәбәп тапмый


Алексей Навальныйны Германиягә алып китү
Алексей Навальныйны Германиягә алып китү

Безнең табиблар да иң башта агулау версиясен караган иде, ләкин агу әлегә ачыкланмаган ди Песков.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русия опппозициясе вәкиле Алексей Навальныйның ихтимал агуланган булуын тикшерү өчен әлегә нигез юк дип белдерде. Моңа кадәр Берлиндагы "Шарите" хастаханәсе Навальный агуланган булырга мөмкин дип хәбәр иткән иде. Русия хакимиятләрен сәясмәнне агулада гаепләүне "буш тавыш" дип атады. Түрә сүзләрен Интерфакс китерә.

"Ни өчен безнең алман хезмәттәшләр "агулау" сүзен кулланырга ашыгуын аңламыйбыз. Безнең табиблар да иң башта шушы версияне караган иде, ләкин матдә әлегә ачыкланмаган", диде Песков брифингта. Оппозиционерны мәрткә җибәргән матдә табылган очракта, тикшерү өчен сәбәп барлыкка килергә мөмкин дип өстәде.

Песков сүзләренчә, алман табиблары Омски табиблары ачыклаган әйберләрдән тыш, бернинди дә яңалык әйтмәгән. "Бөтен табибларның да аналитикасы бертөрле, ләкин нәтиҗәләр аерыла", диде ул.

  • Алексей Навальный агуланган булырга мөмкин дип активист китерелгән Берлин хастаханәсе 24 августта белдерде. Хәбәрдә Навальный холинэстераза ингибиторлары дип аталган актив маддәләр төркемендәге бер матдә белән агуланган булырга мөмкин диелгән. Бу химик матдә даруларда, пестицид һәм хәрби агулау коралы булырак кулланыла. Соңгыларының иң билгелеләре - зарин һәм "Новичок".
  • Дүшәмбе кич Омский өлкәсе баш токсикологы Александр Сабаев Навальныйны дәвалаучы Омски табиблары аның организмында холинэстераза ингибиторлары тапмаган диде. Шулай ук Навальныйның хәле дә әлеге матдәләрне кулланганнан соң була торган хәлгә охшамаган дип белдерде. Әмма аңа атропин кадалган. Алман табиблары да шуны куллана.
  • Дүшәмбегә булган мәгълүматларга караганда, Алексей Навальныйның хәле авыр, ул комада. Аның гомеренә куркыныч янамый, әмма агулауның нәтиҗәләре озакка җитәргә мөмкин. Сәясмән тарафдарлары җинаять эше ачуны таләп итә.

XS
SM
MD
LG