Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы "Печән базары"нда Татарстан суверенитетының 30 еллыгы да искә алыначак


"Печән базары" күренеше, 2019 ел
"Печән базары" күренеше, 2019 ел

Печән базарында ТАССР һәм суверенитет биргән сабакларны өйрәнәчәкләр, Куштау турында сөйләшәчәкләр һәм татар телен комадан чыгаруның 70 ысулын эзләячәкләр

29-30 август көннәрендә Кабан күленең яңартылган яры буенда татар дизайны һәм шәһәр мәдәниятын берләштергән зур чара – "Печән базары" фестивале узачак. 2013 елдан башлап үткәрелә торган фестиваль быел Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүнең 30 еллыгына һәм ТАССР оешуына 100 ел тулуга багышлана. Фестиваль програмында дизайн-маркет, балалар мәйданчыгы, лекторий, биюләр, экскурсияләр, фотозона, татар чәе өстәле, остахәналәр, татар күлмәкләре, квест, кино, заманча музыка концерты һәм башка мәйданчыклар эшләячәк.

Фестивальдә заманча татар дизайнерлары, рәссамнары, аш осталары, музыкантлары һәм башка креатив өлкә вәкилләренең эшләре белән танышып булачак. Чарада шулай ук башкорт һәм удмурт мәдәнияте вәкилләре дә катнашачак.

Быел "Печән базары" кысаларында беренче мәртәбә "Милли кием көне" дә узачак. Бу идеяны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплап чыккан иде.

Лекцияләр вакытында шулай үк "Беларус музыкантлары", "Галиябану" драмасы: бала белән сәяхәт итү — бәхетме, җәзамы?", "Бүген Куштау, ә иртәгә? Безнең ярдәмгә мохтаҗ булган 9 табигать могҗизасы" темалар күтәреләчәк, "100 һәм 30: ТАССР һәм суверенитет биргән сабак"‎ дигән дискуссия, "Татар телен комадан чыгару буенча 70 идея" фикер алышуы уза. Узган гасыр татар пластинкаларын тыңлау да каралган.

Фестивалне оештыручылар сүзләренә караганда, дискуссия барышында җыелган фикерләр Татарстан вице-премьеры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен саклау комиссиясенә җиткереләчәк. Печән базары вакытында шулай үк Динара Зиннәтованың "Бәхет. Счастье по-татарски" китабын тәкъдим итү һәм татар бистәләрнең киләчәге турында дискуссия көтелә.

Моннын тыш, фестиваль вакытында Татарстан Суверенитеты турында декларация кабул ителүенә 30 ел тулу үңаеннан интерактив узачак. Аның барышында 1990 ел вакыйгаларын искә алу, аларны үз күзе белән күргән кешеләрнең хәтирәләрен тыңлау, шул чорның газетларын уку һәм фотохроникасын карау көтелә.

Быелгы дизайн-маркетта Казан, Уфа, Төмән өлкәсе, Сочи һәм Мәскәүдән килгән 50дән артык дизайнер катнаша. Фудкорт мәйданчыгы да каралган.

Лекцияләрдән тыш төрле экскурсияләр дә узачак – "Иске бистә 2.0: имамнар, сәүдәгәрләр һәм хипстерлар", "Күл буе мәчете тарихы", "Татар хатыны дөньясы", "Даһи-интроверт? Урыс Каюм" һ.б. Ел саен оештырыла торган Бию for you мәйданчыгында профессиональ хореограф, "Kazan" бию ансамбе студиясе педагогы Нигина Низамиевадан лекцияләр һәм мастер-класслар көтелә.

Печән базары фестивале заманча музыка концерты һәм Илшат Сәетовның "Алтын битлек" яулаган биюче, хореограф Нурбәк Батуллага багышланган "Генетически не так" фильмын карау белән тәмамланачак. Концерт вакытында Taraf, Азат Гимадиев, Рәдиф Кашапов, Зәкәрия, Baradj, Gauga татар музыкантлары, Ruzilä+Tämlekästär башкорт, Shanu, Shoner Paul һәм Суоми удмурт музыкантлары һәм ногай музыканты Ислам Сатыров чыгыш ясаячак.

"Печән базары" фестивален төп оештыручысы – Дөнья татар яшьләре форумы.

"Печән базары" фестивале беренче тапкыр 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты – XX гасыр башы чорының мохитын торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту иде. Ул елны Нурулла мәчете янында ярминкә оештырылды. Бу урын юкка гына сайланмады – элеккеге Печән базары сәүдә ноктасы гына түгел, ә Казан татарларын берләштерүче урын да булган. Алар биредә очрашып, хәл белешкәннәр, яңалыкларын сөйләгәннәр. Печән базары ул чордагы Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып торган. Бүгенге Нурулла мәчете исә ул елларда "Печән базары мәчете" дип аталган. Шушы чорның мохитын төгәлрәк кабатлау өчен 2013 елдагы ярминкәдә махсус дресс-код булдырылган иде – барлык катнашучылар XX гасыр башына хас булган милли киемнән килергә тиеш булган.

XS
SM
MD
LG