Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның Әнәк авылында Шәймиевка бюст ачылды


Әнәк авылында Миңтимер Шәймиев бюсты
Әнәк авылында Миңтимер Шәймиев бюсты

Әлеге вакыйганы зурлап уздырдылар.

Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевка бюст ачылды. Бронзадан йөгертелгән һәйкәл Шәймиевнең туган ягы Актаныш районы Әнәк авылында урнаштырылды. Әлеге вакыйганы республика югарылыгында билгеләп үттеләр. Чарадан ТНВ каналында турыдан-туры трансляция оештырылды. Ачылышка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка түрәләр җыелды.

"Президент буларак кына түгел, Татарстан ватандашы буларак та әйтәсем килә. Миңтимер Шәрипович ул безнең укытучыбыз. Республика җитәкчелеге Миңтимер Шәймиев үрнәгендә тәрбияләнде. Без сезнең алда баш иябез", диде Миңнеханов.

"Миңтимер Шәймиевка бюст ачылышы – замандашыбызга хөрмәт күрсәтү генә түгел, әлеге вакыйга идеологик мәгънәгә дә ия. Миңтимер Шәймиевның тормыш юлы яшь буын өчен үрнәк һәм юнәлеш булып тора. Нәкъ аның мисалында без яшь буынны, чын ватанпәрвәрләрне тәрбияләргә тиеш", диде президент.

Һәйкәл ачылышы чарасында Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Игорь Паньшин
Һәйкәл ачылышы чарасында Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Игорь Паньшин

Русия президентының Идел буе федераль бүлгесе җитәкчесе урынбасары Игорь Паньшин 1990 елларны искә төшереп, Миңтимер Шәймиевне Русия белән Татарстанны берләштергән шәхес дип атады.

Миңтимер Шәймиев ахырдан сүз алып, ачылышны тарихи вакыйга дип атады, рәхмәт сүзләре җиткерде.

"Тарих үзеннән үзе барлыкка килә. Тарихбыз тагын да баерак. Әйтәсе сүзләрне әйттеләр. Әгәр дә намус белән тырышып эшләсәң, Аллаһы Тәгалә язмышны шулай күрә икән – барыгызга да зур рәхмәт. Матур иттереп саклап, монда мәктәпләр, башка оешмалар белән зур эшләр оештырырга кирәк. Бу кадәр гаҗәп эшләнгән эшләрне башкарган кешеләргә зур рәхмәт", диде Шәймиев.

Миңтимер Шәймиевка бюст Актаныш районы Әнәк авылында ясалган "Бабайда кунакта" паркында урнаштырылды. Әлеге парк дәүләт киңәшчесенә багышлана. Анда фонтан, буа, шахмат шәһәрчеге, шәҗәрә, Миңтимер Шәймиев тавышы белән сөйли торган мәгълүмати стендлар урын алган.

XS
SM
MD
LG