Accessibility links

Кайнар хәбәр

"АватарСНГ" флешмобында татар кызлары "җир тылсымчысы" итеп сурәтләнгән


Аватар - татар кызы
Аватар - татар кызы

Социаль челтәрләрдә "Аватар: Аанг турында риваять" сериалы персонажларын БДБ илләре халыклары милли киемнәрендә итеп сурәтләү флешмобы колач ала.

Социаль челтәрләрдә #АватарСНГ хештегы астында челлендж башланды. Төрле илләрдә рәссамнар элекеге союздаш республикалар халыклары вәкилләрен "Аватар: Аанг турында риваять" сериалы каһарманнары образында сурәтли. Татар милли киеме кигән кызлар "җир тылсымчысы" образында, башкорт егете "һава тылсымчысы" образларында күрсәтелгән.


Флешмобны 23 августта Твиттерда Казакъстан рәссамы @irondude башлап җибәргән. Берничә көн эчендә аңа дистәләгән рәссам кушылган, флешмобны башка социаль челтәрләр дә күтәреп алган.
"Татарларга "җир тылсымчысы" роле бик туры килә дип саныйм. Күрегез әле, бу яшел төсле милли кием нинди шәп. Бу матур кыз" дип язган AnaGer никлы рәссам.


Татарлардан кала, флешмобта катнашучылар таҗик, азәрбайҗан, украин, беларус, якут, удмурт һәм башка халыкларның милли киемле вәкилләрен дә сурәтләгән.

Флешмоб Казакъстаннан икенче бер рәссам кызга рухи ярдәм күрсәтү буларак башланган. Qańtar атлы рәссам "Аватар"ның бер героен Төньяк Америка халыклары вәкиле итеп, тәненә тату рәсемнәр төшереп сурәтләгән. Ләкин аның бу адымын тәнкыйть утына тотканнар.

ВКонтакте милли киемле "Аватар" рәсемнәренә бәйге игълан иткән. Иң яхшы егерме эш авторы сайлап алыначак. Барлык эшләр бер коллаж итеп тупланачак диелә.

"Аватар: Аанг турында риваять" ("Avatar: The Last Airbender") американнар Майкл Данте Димартино һәм Брайан Кониецко төшергән анимация сериалы. Сериалның каһарманнары – тылсым гыйлеменә ия булган яшүсмерләр, алар ут, су, һава, җир белән идарә итү сәләтенә ия.

XS
SM
MD
LG