Accessibility links

Күренекле татар галиме Гомәр Саттаров вафат


Галим Гомәр Саттаров (1932-2020)
Галим Гомәр Саттаров (1932-2020)

Галим соңгы көннәрдә хастаханәдә яткан.

Күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаров вафат. Бу хакта Казан федераль университетына сылтанып "Шәһри Казан" яза. Галим соңгы көннәрдә хастаханәдә яткан. Гомәр Саттаров белән хушлашу вакыты һәм урыны әлегә төгәл билгеле түгел, ләкин аны туган авылы - Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында җирләячәкләр дип көтелә.

Гомәр Саттаров 1932 елда Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа. 1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.

1959-1962 елларда профессор Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан Казан дәүләт университетының (хәзер КФУ) татар теле кафедрасында эшли.

1963 елда "Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү" дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда "Татарстан АССРның антропонимнары»"дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

1967 елдан доцент, 1981 елдан профессор, 1994-1999 елларда - татар теле кафедрасы мөдире. Гомәр Саттаров - Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты. Аның "Татар исемнәре ни сөйли" дип аталган китабы популяр.

XS
SM
MD
LG