Accessibility links

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров Казанда Мостай Кәримгә һәйкәл ачты


Казанда Мостай Кәрим һәйкәле
Казанда Мостай Кәрим һәйкәле

Мостай Кәримгә һәйкәл Татарстан һәм Башкортстан респубикалары арасындагы татулык һәм хезмәттәшлек билгесе буларак куела.

Казанда күренекле язучы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнаштылар.

Һәйкәл ачылышына Казанга Мостай Кәримнең оныгы, эшмәкәр һәм миллиардер, Роснефть башлыгы Игорь Сечин кияве Тимербулат Кәримов килде.

Мостай Кәримгә һәйкәл Татарстан һәм Башкортстан респубикалары арасындагы татулык һәм хезмәттәшлек билгесе буларак куела. Һәйкәлнең авторы Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук. Язучыны ул Урал таулары итәгендә утырган итеп сурәтләгән. Һәйкәл катлаулы сынлы композиция итеп эшләнгән, анда әдипнең туган ягы символлары, әсәрләреннән юллар урын алган.

Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанның оешуына 100 ел тулуы бәйрәм ителүен искәртте. Мостай Кәримнең исеме Русия һәм дөнья әдәбияты тарихына алтын хәрефләр белән язылган. "Мостай Кәрим әсәрләре һәрвакыт тирән мәгънә, ихласлык, теленең матурлыгы һәм байлыгы, башкортча миллилек белән аерылып торды" диде Миңнеханов.

Миңнеханов сынчы Андрей Ковальчукны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Татарстан президенты шулай ук Радий Хәбировка ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыткан өчен ТАССРның 100 еллыгы медален тапшырды.

Хәбиров скульптор Андрею Ковальчукка Башкортстанның дәүләт бүләге – Халыклар дуслыгы орденын тапшырды. Ковальчук Мостай Кәримгә Уфада куелган һәйкәлнең дә авторы.

Һәйкәл Казанның Оренбург тракты белән Даурия урамнары кисешкән урында куелды. Ул Казан шәһәре бюджетына 45 миллин сумга төшкән. Элегрәк медиа Мостай Кәримгә һәйкәлне аның оныгы, эшмәкәр һәм миллиардер, Роснефть башлыгы Игорь Сечин кияве Тимербулат Кәримов үз акчасына эшләткән дип язган иде. Соңрак дәүләт сатып алулары сайтында һәйкәлне эшләтүгә заказ урнаштырылды, анда заказчы Казан шәһәре идарәсенең тышкы төзекләндерү комитеты дип күрсәтелгән.

Мостай Кәримгә һәйкәл кую тәкъдиме узган елда Уфада Тукайга һәйкәл куелгач яңгырады. 2019 елның 18 апрелендә Уфаның "Нур" театры каршында татар халык шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Һәйкәлне кую чыгымнарын Уфа шәһәре шурасы депутаты, татар эшмәкәре Артур Хаҗигалиев күтәрде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG