Accessibility links

Путин: Русия Беларуска ярдәм итү өчен куәт оешмалары хезмәткәрләре резервы булдырды


Владимир Путин һәм Александр Лукашенка
Владимир Путин һәм Александр Лукашенка

Путин сүзләренчә, Беларуста экстремистик элементлар "чикләрне узмыйча, таулаулар башламыйча" Русия көчләре кулланылмаячак.

Русия президенты Владимир Путин ихтыяҗ туганда Беларуска ярдәм итү өчен тәртип саклау органнары хезмәткәрләреннән резерв туплаган. Бу хакта Новости мәгълүмат агентлыгы яза. Путин әлегә Беларуста Русия хәрби көчләренә ихтыяҗ булмавын да өстәгән.

Аның сүзләренчә, Беларуста экстремистик элементлар "чикләрне узмыйча, таулаулар башламыйча" Русия көчләре кулланылмаячак.

17 август көнне Русиянең Е95 һәм M1 трассасында номерларсыз һәм бернинди билгеләрсез Росгвардия машиналары охшаш дистәләрчә "Урал" һәм "Камаз" машиналары күренде. Алар Беларус чигенә таба бара дип фаразланды. Бу хакта берничә медиа хәбәрләрен һәм социаль челтәрләрдәге язулар, видеолар һәм фотоларны тикшергәннән соң Conflict Intelligence Team (CIT) төркеме язды.

"Медиазона" YouTube-та тагын ике видео тапты. Алар 16 августта чыккан. Беренчесе Беларуска таба М-1 юлында төшерелгән. Автор бер-бер артлы барган соры төстәге Камаз машиналарын күрә һәм анда "хәрбиләр утыра" дип әйтә, гәрчә видеоның сыйфаты начар булу сәбәпле, аларны танып булмый.

XS
SM
MD
LG