Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбият галиме, нәшриятчы Мөдәррис Вәлиев вафат


Мөдәррис Вәлиев
Мөдәррис Вәлиев

Аңа быел май аенда 67 яшь тулган иде.

Озакка сузылган каты авырудан соң әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, нашир Мөдәррис Вәлиев вафат булган. Аңа быел май аенда 67 яшь тулган иде. Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итте.

Хушлашу вакытын һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Мөдәррис Вәлиев 1953 елда Татарстанның Әлки районында туа.

1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Анда ул университет студентларының атаклы "Әллүки" әдәби түгәрәген җитәкли. 1976 елдан татар матбугатында эшли башлый. "Татарстан яшьләре", "Казан утлары"нда хезмәт куя.

1989-1992 елларда Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире була. 1992 елда "Мәгариф" милли китап нәшрияты ачылган аны 2009 елга кадәр җитәкли. Соңрак "Вакыт" нәшрияты оештыра.
Мөдәррис Вәлиев шулай ук шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе буларак та танылды.

XS
SM
MD
LG