Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония премьер-министры вазифасыннан китмәкче


Синдзо Абэ
Синдзо Абэ

Синдзо Абэ сәламәтлеге начараю сәбәпле хөкүмәт башлыгы урыныннан китәргә мөмкин. 

Япония премьер-министры Синдзо Абэ сәламәтлеге начараю сәбәпле вазифасыннан китмәкче. Бу турыда NHK телеканалы һәм Reuters хәбәр итә. Китү карарын Абэ 28 августта матбугат конференциясендә белдерер дип көтелә.

2007 елда да Абэ ашказаны авыртып вазифасыннан киткән иде, шул ук урынга ул 2012 елда әйләнеп кайтты дип искә ала РБК.

Узган ике атна эчендә 65 яшьлек Абэ ике тапкыр табибка барган, барлыгы ун сәгатьтән артык вакытын тикшеренүләрдә уздырган. Премьер-министрның сәламәтлеге торышы хакында соңгы вакытта медиада күп язылган.

Синдзо Абэ Япония тарихында иң яшь премьер диелә. Ул 2006 елда 52 яшендә хөкүмәт башлыгы булган.

Сораштырулар августта Абэ җитәкләгән хөкүмәтнең рейтингы кимүе рекордлы күрсәткечкә якынайганын күрсәткән. Респондентларның 60 проценты диярек хөкүмәтнең коронавирус белән бәйле чараларын хупламавын белдергән.

XS
SM
MD
LG