Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге суверенитет көне уңаеннан татар символлы сувенир тәңкәләр бастырды


Сувенир тәңкәләр
Сувенир тәңкәләр

Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулуга багышлап алтынсу һәм көмеш төсле металлардан истәлек тәңкәләре эшли башлады.

Тәңкәләрнең бер ягына Татарстан туграсы, икенче ягына лалә чәчәге эчендә Сөембикә манарасы һәм читендә "Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителүгә 30 ел", дигән язу урнашкан.

Тәңкәләрнең берсе көмеш төстә, калынлыгы 3 мм мельхиор, икенчесе алтын төстә, 2 мм калынлыктагы латунь металларыннан эшләнгән.

Активист Наил Нәбиуллин "Азатлык"ка сөйләвенчә, әлеге тәңкәләр Татарстанның мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулуга бер бүләк максатыннан эшләнгән.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин

"30 август, халкыбыз һәм республикабыз өчен мөһим даталарның берсе. 30 ел элек милләтебез зур уңышка иреште. Декларация нәтиҗәсендә республиканың алга китеше тәэмин ителде, Татарстан конституциясе кабул ителде һәм татар теле дәүләт теле булды, татар мәктәпләре ачылды. Татар халкы шушы декларация ярдәмендә, ниһаять, үзенең горурлыгын күтәрде", дип белдерде.

Нәбиуллин нәкъ менә шушы юбилей уңаеннан безнең дә татар халкына дәүләтчелек белән бәйле бер бүләк ясыйсы килде, диде.

"Тәңкә ул истәлек, дәүләтчелек билгеләренең берсе. Казанның да мең еллыгын нәк тәңкә буенча билгеләделәр", дип әйтте.

Активист, ни өчен бер ягына лалә чәчәге эчендә Сөембикә манарасын ясарга булдыгыз дигән сорауга җавап итеп, барс кебек лалә чәчәге һәм Сөембикә манарасы татар халкына бик якын символлар, дип җаваплады.

"Лалә чәчәге ул һәрвакыт өмет, чисталык, яхшылыкка омтылу, киләчәккә өмет белән яшәүне аңлата. Аның эчендә Сөембикә манарасының чәчәк атуы, халкыбызның киләчәккә өмет белән яшәвен тасвирлый.

Кайчан да булса безнең телебез дә үсәр, яхшырыр дигән өмет белән шул чәчәкне урнаштырырга булдык. Сөембикә манарасы ничек кенә булмасын безнең дәүләтчелек символларының берсе ул", дип җиткерде.

Истәлек тәңкәләре моннан 30 ел элек мөстәкыйльлек декларациясе кабул ителү вакыйгаларына катнашкан активистлар, җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, журналистларга бүләк итеп таратылачак. Шулай ук бер өлеше кызыксынучыларга сатып та биреләчәк.

Активист сүзләренчә, 5-6 сентябрь көннәрендә Каюм Насыйри урамында "Татар тәңкәсе" музее ачылачак. Шул музейга килгән һәркем үз тәңкәсен үзе сугып аны истәлеккә ала алачак.

XS
SM
MD
LG