Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида элекке губернаторны яклап 50нче протест чарасы узды


Архив фотосы
Архив фотосы

Пикетлар 11 июльдән бирле дәвам итә.

Хабаровски кешеләре сак астына алынган төбәкнең элекке губернаторы Сергей Фургалга теләктәшлек күрсәтеп кабат урамнарга чыкты. Митинглар инде рәттән 50нче көн дәвам итте. Шимбә көнне каршылык чарасы гадәттә күп кеше катнашында уза. DVhab.ru сайты бәяләвенчә, чарада "меңнәрчә" кеше катнашкан, мэрия каршылык чарасына чыгучыларның саны 1200дән артмады дип бара.

Хабаровски мэриясе шәһәр үзәгендә Фургалны яклап "Я/Мы верим в тебя" дигән баннерны сүтүне таләп итте. Шәһәр идарәсе фикеренчә, бу "реклам" яки "социаль реклам" аңлатмасына туры килми.

  • Сергей Фургалга Хабаровски крае һәм Амур өлкәсендә 2004-2005 елларда заказ белән үтерүләр сериясе оештыру турында гаепләү белдерелде һәм ул сак астына алынды.
  • Фургал Хабаровски краен 2018 елның сентябреннән җитәкләде. Ул ЛДПР намзәте иде һәм икенче турда сайлаучыларның 70 процент тавышын җыйды. "Бердәм Русия" намзәте Вячеслав Шпорт 28 процент алды. 1990 елларда Фургал табиб булган һәм бизнес белән шөгыльләнгән. 2005 елда Хабаровский крае депутаты, соңрак Русия думасы депутаты булды, сәламәтлек саклау комитетын җитәкләде.


XS
SM
MD
LG