Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт җыены"нда Рөстәм Миңнехановтан президент булып калуны сорадылар


"Милләт мәҗлесе" чарасы
"Милләт мәҗлесе" чарасы

"Милләт җыены"нда Русиянең 67 төбәгеннән 500 делегат катнаша.

Казанда узучы Милли җыенда Рөстәм Миңнехановны президент булып калуны сорадылар. Бу хакта Омски өлкәсеннән килгән делегат Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясаганда әйтте.

"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Без еракта яшәсәк тә, Татарстан белән һәрвакытта элемтәдә яшибез. Һәрдаим сезнең ярдмегезне тоеп яшибез. Сөенечләребез дә, уңышларыбыз да уртак безнең. Алда торган 13 сентябрь президент сайлаулары - бөтен татар дөньясы өчен җаваплы көннәр. Чөнки бу көнне Татарстан президенты гына түгел, барлык татарлар президенты сайлана. Ə безнең өчен бу сез - Рөстәм Миңнеханов! Алга таба да сезнең ышыкта хәрәкәт итәргә язсын иде", диде Мөхәммәтшина.

Əлеге сүзләрдән соң зал алкышларга күмелде. Чыгышы белән Кытайдан булган Базарбай Бикчәнтәев Миңнехановны "бөтен татар дөньясының атасы" дип атады.

"Милләт җыены"нда Русиянең 67 төбәгеннән 500 делегат катнаша.

XS
SM
MD
LG