Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суверенитет декларациясенең 30 еллыгына Татарстан байрагы төсләрендә 100 мең тасма таратылды 


"Азатлык" берлеге яшьләре
"Азатлык" берлеге яшьләре

Чара Татарстанның 15 шәһәрендә узган, тасмалар Русия төбәкләренә һәм чит илләргә дә җибәрелгән.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан суверенитеты турында декларация кабул итүнең 30 еллыгына багышлап республика байрагы төсләрендә 100 мең тасма таратты.

"Декларация кабул итүнең 30 еллыгы - татар тарихында мөһим вакыйга. "Азатлык" бөтен татарларга һәм республика халкына бу көн турында искә төшерергә тели. Чөнки бу көн татар халкы күңелендә иң мөһим вакыйгаларның берсе буларак татар халкы күңелендә мәңгегә калачак. Халыкның үзаңы һәм хокуклар өчен көрәш байрак күтәрүдән башлана. Татарстан байрагы - безнең дәүләтчелек символы, республика горурлыгы", диде Азатлыкка берлек лидеры Наил Нәбиуллин.

Чара Татарстанның 15 шәһәрендә узган. Тасмаларның иң күп өлеше - 60 меңнән артыгы Казанда таратылган. Оештыручылар сүзләренчә, тасмалар шулай ук Петербур, Мәскәү, Төмән, Париж, Варшава, Берлин, Һелсинки, Бишкәк, Баку һәм Нурсолтанга да җибәрелгән.

Элегрәк "Азатлык" берлеге Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүнең 30 еллыгына тимер тәңкәләр чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG