Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия куәт оешмалары кырымтатарлар йортларына тентү белән килде


"Кырым теләктәшлеге" журналисты Айдер Кадыров һәм берничә активистның өенә тентү белән килгәннәр.

Кырымның Сәетләр (Нижнегорский) һәм Ичик (Советский) районнарында һәм Судак шәһәрендә Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре кырымтатарлар йортларында тентү үткәрә. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы хәбәр итә.

"Кырым теләктәшлеге" журналисты, "Грани.ру" хәбәрчесе Айдер Кадыровның өенә килгәннәр. Тентү Сәетләр Вакыф авылы Сәетләр урамында булган дип хәбәр ителә. Тентү вакытында өйдә Кадыровның хатыны һәм дүрт баласы булган, ике яшь ярымлык кечкенә баласын күршедә яшәүче әбисенә кертеп торганнар диелә.

Моннан тыш, Ички бистәсе Золотово урамында Энвер Топчи өендә дә тентү узган. Судакта Чалаш Смаил урамында активист Ридван Умеров өенә дә тентү килгәнлеге әйтелә.

"Кырым теләктәшлеге" Сәетләр Вакыф авылында тентү барышын туры эфирда интернетта күрсәтте.

Русия куәт оешмалары бу гамәлләр хакында ачык рәвештә аңлатма бирмәде.

2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң ярымутрауда бәйсез журналистлар, активистлар, кырымтатар милли хәрәкәте, Кырымтатар халкы милли мәҗлесе әгъзалары һәм Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән бәйләнештә торуда шикләнелгән мөселманнарның өйләрендә даими рәвештә тентүләр уза.

XS
SM
MD
LG