Accessibility links

Татарстан мәктәпләрендә бер сыйныфта өч балада коронавирус табылса, укулар онлайнга күчереләчәк


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәктәпләрдә быел гомум тәнәфес кыңгыравы яңгырамаячак.

Татарстан мәктәпләрендә аерым сыйныфлар читтән торып укуга күчәргә мөмкин. Бу сыйныфта өч кешедә коронавирус ачыкланган очракта эшләнәчәк. Әлеге фикерне бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина Казан шәһәре мэриясе киңәшмәсендә белдерде.

"Әгәр дә укучы яки укытучыда коронавирус табылса, дәваланып беткәнчегә кадәр алар изоляциядә торачак. Йоктырган кеше тулысынча савыккач һәм COViD-19га ике тискәре тест биргәч кенә коллектив янына чыга алачак. Контактлы балалар медицина күзәтүендә булачак. Өч баладан артык кеше авырган очракта, сыйныф дистанцион уку рәвешенә күчәчәк. Бу очракта сыйныфта укучылар читтән торып белем алуга күчә. Укытучы авырса, укучыларга күзәтү оештырылачак. Ә контактлы балалар изоляциягә җибәрелергә тиеш. Мисал өчен, әгәр дә укытучы бер бүлмәдә башка укытучы белән озак вакыт контактта булса, ул кеше дә изоляциягә озатылачак. Без укытучыларга сулыш юлларын саклап йөрергә киңәш итәбез. Алар башка укытучылар, ата-аналар белән аралашканда һәм укучы белән шәхсән шөгыльләнү вакытында битлек кияргә тиеш. Укытучы социаль араны саклап битлексез дәрес бирә ала. Әгәр дә укучылар янына килсә, коридорда башка хезмәттәшләре белән аралашса, битлектән булырга киңәш ителә. Бу коронавирус йоктыру дәрәҗәсен киметәчәк", диде ул.

Патяшина сүзләренчә, 1 сентябрьдән мәктәпләрдә махсус фильтрлар оештырылачак. Аерым алганда, иртән һәр укытучы һәм укучының температурасы үлчәнәчәк. Зур чиратлар хасил булмасын өчен мәктәптәге һәрбер керү юллары ачык булырга тиеш. Балалар коридорда бер-берсе белән кисешмәсен өчен һәрбер сыйныфның дәресләре аерым вакытта тәмамланачак һәм ашау вакыты да төрле вакытта оештырылачак. Гомум тәнәфес кыңгыравын яңгырату каралмаган. Мәктәпләрдә бактерияне нурланыш аша бетерүче җиһаз куелачак. Һәрбер катта икешәр җиһаз кую каралган. Шулай ук акт залы һәм ашханәдә аерым нурланыш аша бактерияне бетерү әсбабы урнаштырылачак. Ата-аналар җыелышын онлайн һәм урамда үткәрергә киңәш ителә.

XS
SM
MD
LG