Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвия, Литва һәм Эстония Лукашенкага карата шәхси чикләүләр кертте


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Беларус президентыннан кала тагын 29 түрәгә карата чикләүләр кертелә.

Латвия, Литва һәм Эстония Беларуста сайлауларда хәрәмләшүләргә катнашы булган кешеләргә карата шәхси чикләүләр кертүләрен игълан итте. Исемлектә Беларус президенты Александр Лукашенка һәм тагын 29 түрә бар. Чикләүләр кертелүе хакында әлеге өч илнең тышкы эшләр министрлыклары сайтларында хәбәр ителә.

Нон грата шәхесләр дип игълан ителгән кешеләр арасында, Беларус президентыннан кала, президент аппараты һәм идарәсе, үзәк сайлау комиссиясе, эчке эшләр министрлыгы, Генераль прокуратура, тикшерү комитеты, дәүләт иминлеге комитеты һәм башка куәт оешмалары вәкилләре бар. Атап әйткәндә, исемлеккә Луканешканың улы Виктор, Беларус үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Лидия Ермошина, эчке эшләр министры Юрий Караев кергән. Бу кешеләргә биш ел дәвамында әлеге илләргә керү тыела.

Беларус түрәләренә карата чикләүләр кертергә ниятләре хакында Европа Берлеге 14 августта белдергән иде. Чикләүләр кертү кирәклеге хакында уртак килешү булса да, кайбер илләр Александр Лукашенкага каршы чикләү кертү кирәклеген шик астына куйды. Литва, Латвия, Эстония кырысрак чаралар яклы булды, һәм башка илләрне көтмичә, чикләүләрне үзләре кертергә карар итте.

Бүген шулай ук Германиянең германия-беларус стратегия киңәш төркемендә катнашуын туктатып торачагы билгеле булды. Моннан тыш, Германиянең тышкы эшләр министрлыгы Беларус илчесен әңгәмәгә чакырды. Аңа кадәр Беларус протест чараларында эшләгән чит ил журналисларын илдән җибәрү һәм аларның аккредитациясен алу карары чыгарган иде. Аерым алганда, Германиянең ARD телеканалы журналисты Илья Кузнецов үзе һәм аның белән эшләгән ике журналистның аккредитациясе гамәлдән чыгарылуын әйткән иде. Беларус ягы бу карарны “илнең мәгълүмати иминлеген тәэмин итү максатыннан” дип аңлаткан. Германия журналистларына Беларустан чыгарып җибәрү һәм биш елга илгә керүдән мәхрүм итү яный.

9 августта узган президент сайлауларыннан соң Беларуста протест чаралары туктамый. Оппозиция сайлауда Лукашенка җиңүен танымый, сайлаулар хәрәмләшүләр белән барды, аларның рәсми нәтиҗәсе дөреслеккә туры килми дип белдерә. Протест чараларында тоткарлаулар күп булды, сак астында тоту урыннарында аларны кыйнаулар, җәберләүләр турында хәбәр ителде. Берничә кеше һәлак булды. Көнбатыш илләре сайлауларның рәсми нәтиҗәсен танымады, алар илдәге хәлләргә карата ризасызлык белдерде һәм Беларус хакимиятен оппозиция белән сөйләшүләр башларга өндәде. Русия сайлау нәтиҗәләрен таныды, ә президент Владимир Путин Лукашенканы президент булып сайлануы белән котлады.

Лукашенканың сайлауларда төп көндәше булган Светлана Тихановская хәзер Литвада. Тарафдарлары хәбәр иткәнчә, 4 сентябрьдә ул БМОның Иминлек шурасында чыгыш ясарга тиеш.

XS
SM
MD
LG