Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән чикләү чаралары кертелә


Башкортстанда яңа уку елында укучылар мәктәпләрдә укый башлый. Ләкин пандемия сәбәпле аларда төрле чикләү чаралары кертелә. 

Мәктәпләрдә мединспектор дигән вазифа булдырылган. Алар мәктәпкә кергән урында тән температурасы үлчәнүен, социаль дистанция үтәлешен һәм битлек кию-кимәүне күзәтеп торачак. Мединспекторлар булып Башкорт дәүләт медицина университетының югары курс студентлары һәм интерннар эшләячәк. Бу аларның уку практикасы булып исәпләнәчәк. Болар хакында республика башлыгы Радий Хәбиров узган хөкүмәт утырышларының берсендә белдергән иде.

Битлекләрне укучыларга кию мәҗбүри түгел. Аны укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре кияргә тиеш. Теләкләре булса, укучыларга да битлектә йөрергә мөмкин.

Яңа уку елыннан дәресләр 35 минутка калдырыла. Тәнәфес – 10 минут, озын тәнәфес 20 минут булачак.

Укучылар күпләп катнаша торган чаралар: концертлар, спектакльләр, ярминкәләр, эстафеталар ел азагына кадәр тыела.

Мәктәпләрдә 1,5 метр ара калдырып йөрү таләп ителә.

Балалар һәм ата-аналар күпләп җыелмасын өчен 1 сентябрь тантаналар бары тик, 1, 9 һәм 11 сыйныфлар катнашлыгында узачак. Ата-аналар чараны ерактан гына күзәтә алачак.

Мәктәпләргә чит кешеләр кертелмәячәк.

Автобуслар белән китерелгән балаларның тән температурасын автобуска утырганчы ук тикшерәчәкләр. Укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләрен ике тапкыр: иртән кергәндә һәм төш вакытында тикшерәчәкләр.

Температура 37,1 яки аннан да югарырак булган очракта ашыгыч ярдәм чакырылачак. Мәктәп ике сәгать эчендә Роспотребнадзорга хәбәр итәргә тиеш.

Йөрәк авырулары, шикәр авыруы кебек хроник чирле укучылар дистанцион укыячак. 65 яшьтән өлкән укытучыларга дәрес алып барырга рөхсәт ителә.

Мәктәпкә керү тәртипләре дә үзгәртелә. Башлангыч мәктәп укучылары үзәк керү урыныннан, калганнар арткы ишекләрдән керергә тиеш. Һәр сыйныф өчен махсус вакыт билгеләнә.

Укучылар сыйныфтан-сыйныфка күчеп укымаячак. Һәр сыйныфка аерым кабинет беркетелә. Бары тик химия, технология, физика кебек фәннәрдә генә махсус кабинетка күчеп уку каралган.

Беренче чиректә укучыларны такта янына чакырмаячаклар. Укытучы балалар янына килергә тиеш түгел, ул өстәле һәм такта янында гына белем бирергә тиеш. Укытучылар дәфтәрләрне бармакча киеп кенә тикшерәчәк.

Башкортстандагы шикәр авырулы балаларның ата-аналары оештырган “Диампа” оешмасы рәисе Гүзәл Щанина, шикәр чирлеләрне дистанцион укыту кеше хокукларын бозу дип хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, оешмада уздырылган сораштыру ата-аналарның 59 проценты балаларын мәктәпкә йөртеп укытырга теләвен күрсәткән. 33 процент нәрсә дә булса әйтергә кыенсынган, нибары сигез процент кына бу чикләүләрне хуплавын белдергән. Оешма бу чикләүне бетерүне сорап Башкортстанның мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

1 сентябрьдә Башкортстанда коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләрне йомшартуның чираттагы этабы башлана. Өлкәннәр өчен карантин гамәлдән чыгарыла, кинотеатрлар, балалар оешмалары эшләячәк.

XS
SM
MD
LG