Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмәдә ике ел элек өендә каракларны үтергән эшмәкәр атып үтерелгән 


Евгений Деданин
Евгений Деданин

Евгений Деданинның үлеме ике ел элек булган вакыйганың дәвамы дип бәяләнә. Үтерүдә шикләнелүче тоткарланган.

Бөгелмәдә эшмәкәр Евгений Деданин атып үтерелгән. Ике ел элек ул өен баскна ике каракны пычак белән кадап үтергән иде. "Татар-информ" язуынча, Деданинның үлеме шушы вакыйгаларның дәвамы булып тора.

Эшмәкәрне үтерүче тотылган, ату коралы табылган диелә. Үтерүче шундагы кешеләр ярдәмендә тоткарланган дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте. Үтерүдә шикләнелүче – Самар өлкәсе кешесе, аның янында үтерү коралы – мылтык та булган диелә.

2018 елның сентябрендә кораллы ике кеше Деданинның өенә бәреп керә. Эшмәкәрне, хатынын һәм дустын бәйлиләр. Деданинны йортны сигнализациядән аерырга алып барганда ул талаучылардан ычкынуга ирешә. Кухняда пычак алып, талаучыларга берничә тапкыр кадый. Алынган яраларыннан алар җан бирә.

Деданинга карата “саклану вакытында арттырып җибәрү нәтиҗәсендә үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла. Соңрак Татарстан прокуратурасы мондый эш ачуны канунсыз дип табып, аны гамәлдән чыгарды. Деданин өенә һөҗүм оештырган кеше алты ел колония җәзасы алды.

XS
SM
MD
LG