Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан 62нче кеше үлүе хәбәр ителде


Казанда 1941 елгы хатын-кыз үлгән.

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми исемлегенә тагын бер кеше өстәлде. Казанда 1941 елгы хатын-кыз үлгән. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итте.

Пациент Казандагы сугышлар ветераннары хастаханәсе каршында оештырылган covid-һоспитальгә ике яклы үпкәсе шешү диагнозы белән китерелгән. Йөрәк һәм кан тамырларында хроник авырулары булганга аның хәле тагын да начарайган диелә.

Үлгәннән соң пациентның җасәден тикшереп, анда COVID-19 вирусы булганын ачыклаганнар.

2 сентябрьгә Татарстанда коронавирустан барлыгы 62 кеше үлгән. Русия статистикасында 34 үлем теркәлгән. 1136 кеше хәзерге вакытта бу авырудан дәвалана.

Башкортстанда 31 яңа очрак, 909 кеше авыруның актив фазасында дип хәбәр ителә.

Ил күләмендә коронавирус 1 миллион 5 мең кешедә табылган. Эпидемия нәтиҗәсендә барлыгы 17 414 кеше вафат булган, узган тәүлектә 115 кеше үлгән. Яңа төр коронавирус йоктыручылар саны ягыннан Русия дөньяда дүртенче урынга чыкты. Беренче өчлектә – АКШ (6 075 650 очрак), Бразилия (3 950 931 очрак), Һиндстан (3 769 523 очрак).

Пандемия башланганнан алып COVID-19 вирусы белән дөньяда 25,8 миллион кеше зарарланган, 857 мең кеше үлгән. Бу саннарны Джонс Хопкинс университеты китерә.

XS
SM
MD
LG