Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте Алабугада татар телендә тәрбия бирүче "Ихсан" мәктәбе ачты


"Ихсан" мәктәбен ачу тантанасында
"Ихсан" мәктәбен ачу тантанасында

2 сентябрьдә Алабуга шәһәрендә “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Ул 100 балага исәпләнгән.

Мәктәпне гамәлгә куючы - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте. Ул Алабуга мөхтәсибәте тырышлыгы белән ачылган һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Ике катлы мәктәп Алабуга шәһәрендә "Танайка - 2" микрорайонында урнашкан. Бина иганәчеләрнең матди ярдәме белән өч ел эчендә сафка баскан, соңгы бер елда заманча ремонт ясалган һәм барлык уку кирәк-яраклары, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алынган. Кирпечтән төзелгән бинаның мәйданы 850 дүрткел метрны тәшкил итә һәм ул 100 укучыга исәпләнгән.

2020-2021-нче уку елында "Ихсан" мәктәбе I-IV сыйныфларга 15 бала кабул иткән. Киләсе уку елына исә V-IX классларга да укучылар кабул итү планлаштырыла. Биредә белем алучылар, мәктәп фәннәрен үзләштерүдән тыш, өстәмә белем бирү һәм сыйныфтан тыш эш кысаларында әдәп-әхлак дәресләрен дә алачак. Дини әхлак һәм әдәп дәресләре мәктәп янәшәсендә урнашкан "Шатлык" мәчетендә татар телендә дүшәмбедән шимбәгә кадәр бер сәгать күләмендә алып барылачак. Моннан тыш, "Ихсан" мәктәбе полилингваль юнәлештә эшләячәк, биредә укучылар татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерәчәк.

Мәктәптә көненә өч тапкыр хәләл туклану, озынайтылган көн режимы каралган, спорт залы, ашханә IT-сыйныф бар. Урамдагы спорт мәйданчыгы ачылышка әзерләнә диелә. Мәктәпкә укучыларны кабул итү ел дәвамында алып барылачак, төп өстенлек Алабуга шәһәре һәм районына бирелә.

Узган елларда нәзарәт оештыруы белән Балтач районы Бөрбаш авылында "Ярдәм" малайлар пансионаты, Әлмәттә "Нур" мәктәбе ачылган иде.

XS
SM
MD
LG