Русия хөкүмәте Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мальдивлар белән һава юлын ачты. Бу турыда карарга 3 сентябрьдә Русия премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган, документ хөкүмәт сайтында дөнья күрде.
Каһирәгә атнасына өч, Дубайга – ике, Мальдивларга ике рейс ясарга рөхсәт ителә. Моннан тыш, Швейцариягә очышлар саны арттырыла. Әлеге илләр белән һава юлы кара-каршы килешү нигезендә ачыла.
Казан һава аланыннан Дубайга беренче очышлар 10 һәм 13 сентябрьдә башкарылачак, рейслар һәр атнаның чәршәмбесендә була.
1 августтан Русиядән Төркия, Британия, Танзаниягә очышлар рөхсәт ителде.
Моннан тыш, августта Черногория, Кыргызстан, Молдова русияләргә үз илләренә керергә рөхсәт итте. 1 сентябрьдән Польша, 7 сентябрьдән Грециядә Русиядән очышларны кире кайтарырга рөхсәт бирде.
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, 27 марттан Русия халыкара очышларны туктаткан иде.