Татарстан Мәскәүдәге элекке "Энтузиаст" кинотеатры бинасында Татар мәдәнияте үзәге оештыру уеннан кире кайткан. 2917 елда Мәскәү шәһәре һәм Татарстан хөкүмәте арасында төзелгән килешү ике як карары белән 13 августта гамәлдән чыгарылган дип яза "БИЗНЕС Online".
Татарстан бинаны 10 елга бушлай кулланырга хокук алган иде. Бина төзекләндерелеп, ел ярым эчендә сафка кертелер, анда мәдәният чаралары өчен зал, татар халкы музее, сувенир кибетләре урнашыр дип көтелде. Әмма төзекләндерү эшләре бүгенгә кадәр башланмаган. Шуның өстенә, документларда буш дип күрсәтелгән бинада балалар спорт мәктәбе һәм театр урнашкан, театрны күчерергә бүтән бина әзер булмау сәбәпле, Татарстан төзекләндерүгә керешә алмаган диелә материалда.
Узган өч ел эчендә Татарстан бинадагы коммуналь хезмәтләр өчен тиешенчә түләп барган, барлыгы 13 миллион түләнгән диелә.
Яңа мәдәният үзәге төзү урынына Татарстан Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортына ярдәм күрсәтеп торырга карар биргән. Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиле Равил Әхметшин сөйләгәнчә, Татарстан хисабына бинада төзекләндерү башкарылган, тамаша залына ут, тавыш көчәйтү җиһазлары сатып алынган.