Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: сентябрьдә нәрсә карарга?


Ярты ел тәнәфестән соң кинотеатрлар ниһаять ачыла. Күпчелек илләрдә чикләүләр бетерелә, студияләр күптән көтелгән фильмнарны прокатка чыгара. Азатлык "Киноханә"се сентябрьдә көтелгән фильмнарга күзәтү ясый.

Тәгълимат (Tenet)

Русиядә 3 сентябрьдә күрсәтелә башлый.

Пандемия чорында Кристофер Нолан кино дөньясының якты өметенә әйләнде. Эш шунда ки, ул июльдә чыгасы "Тәгълимат" фильмы үз вакытында чыгарга тиешлеген кат-кат кабатлады, һәм Warner Bros. студиясен чикләүләрдән курыкмаска өндәде. Нәтиҗәдә, фильм премьерасы күчсә дә, ул пандемия чорыннан соң экраннарга чыккан беренче зур премьера. Күп кенә кинотеатрлар халык әле кинога йөрмәс дип курка һәм "Тәгълимат"ның бу кешеләрне кинога күпләп китерүенә ышана. Беренче премьера көннәреннән күренгәнчә, халык чыннан да кинотеатрларны сагынган.

Фильм нәрсә турында соң? Опера театрында узган теракттан соң АКШ һәм Британия күзләү хезмәтләре берләшеп, корал сатуда баеган урыс олигархына каршы тора. Моның өчен агентлар вакыйгаларны артка таба хәрәкәт иттергән вакыт инверсиясен куллана.

Күпләргә фильм Ноланның башка фильмы, "Inception"ны хәтерләтә, "Тәгълимат"ны хәтта аның дәвамы дип атаучылар да бар. Чынбарлыкта ул аерым бер фильм. Кинодагы кайбер идея һәм детальләрне Нолан 20 ел дәвамында уйлаган булган. Фильмда компьютер графикасы ярдәмендә нибары 280 кадр гына төшерелгән, калган барлык кадрлар – махсус эффектлар кулланылган тере төшерү процессы.

Кемгә карарга? Кинотеатрларны сагынучыларга. Уйландыра торган һәм көтелмәгән борылышларга бай булган фильм яратучыларга.

Яңа мутантлар (The New Mutants​)

Русиядә 3 сентябрьдә күрсәтелә башлый.

Ә менә бу фильм коронавируссыз да озак күчерүләр язмышына дучар булган. 20th Century Fox студиясе кысаларында X-кешеләре турында булган соңгы фильм 2018 елның апрелендә үк чыгарга тиеш булган (X-кешеләре турында фильмнар төшерү хокукын Marvel студиясе сатып алган). Соңрак премьера 2019 елга "сикергән", шуннан соң тагын берничә тапкыр күчерелгән. 2020нең апрелендә, бу юлы пандемия аркасында, янә күчерелгән. Һәм, ниһаять, ул киноларда күрсәтелә башлаган. Тик беренче рейтингларга караганда, ул шактый уңышсыз чыккан.

Фильм яшь X-кешеләре язмышын тасвирлый. Гадәттән тыш сәләтләре булган биш яшь кешене серле хәрби урында тоткын итеп тоталар. Монда алар үз сәләтләренә өйрәнә һәм ирек өчен көрәшә башлый.

Кемгә карарга? Яшүсмерләр турында фантастик фильмнар яратучыларга.

Мулан (Mulan)

Русиядә 10 сентябрьдә күрсәтелә башлый.

Диснейның "Мулан" фильмын кино рәвешендә чыгару омтылышы да пандемия корбаны булган. Март аенда чыгасы фильмны башта җәй көннәрендә чыгару теләге булган, ахыр чиктә, ул сентябрь аенда гына дөнья күрә. Алай гына түгел, тарихта беренче тапкыр мондый зур премьера киноларга стриминг хезмәте белән беррәттән чыга. Аны кинода караудан тыш, Disney+ хезмәтендә дә сатып алып, карап булачак. Кайбер кино күзәтүчеләр фикеренчә, премьераларны стриминг хезмәтләрендә чыгару кинотеатрлар табышын нык киметүгә китерә ала.

Соңгы елларда Disney Арыслан патша, Галәветдин, Көлгенә кебек танылган мультфильмнарын фильм рәвешендә тәкъдим итә, һәм бу ремейклар студиягә күп акча китерә. Ремейклар чираты классик "Мулан" мультфильмына килеп җитте. Вакыйгалар тарихи Кытайда бара. Авыру әтисен гаскәрдән коткару өчен, яшь батыр Мулан ир-ат булып киенә, хәрби хезмәткә бара. Аны алда зур сынаулар һәм дан-шөһрәт көтә.

Кемгә карарга? Әкият яратучыларга.

Иң кырыс ел (A Most Violent Year)

Русиядә 17 сентябрьдә күрсәтелә башлый.

1980нче еллардагы Америка Кушма Штатлары сурәтләнә. Урамдагы җинаятьчелек һәм ришвәтчелек Нью-Йоркны басып алган. Абель Моралес исемле иммигрант эшкуар бизнесын һәм гаиләсен җинаять дөньясыннан саклап калу өчен көченнән килгәнен эшли, ләкин барысы да ул теләгәнчә бармый.

Фильмда төп рольләрне Оскар Айзек белән Джессика Честейн башкара. Честейн бу роле өчен Алтын Глобуска намзәт булды, ләкин бүләккә ирешмәде.

Кемгә карарга? Мәрхәмәтсез​ чынбарлык турында фильмнар караучыларга.

Оя (The Nest​)

Русиядә 24 сентябрьдә күрсәтелә башлый.

Зур премьералар гына түгел, сентябрьдә берничә кызыклы автор киносы да дөнья күрә. "Оя" фильмы – шуларның берсе. Бу кеше амбицияләренең бәясе турында драма. Режиссер Шон Дуркин кешенең җәмгыятьтә билгеле статуска ирешү теләгенең аны гына түгел, кешенең якын-тирәсен дә юкка чыгарырга мөмкин булуын күрсәтә. Фильмда төп рольләрне Джуд Лоу белән Кэрри Кун башкара.

Сәләтле эшмәкәр Рориның бәхетле тормыш өчен барысы да бар: зиннәтле йорты, уңышлы бизнесы, чибәр хатыны һәм сүз тыңлаучы балалары. Тик ул моңа гына канәгать булмый, күбрәк өчен барысын да ташлап, Англиягә юнәлә, яңа үрләр яуларга тели. Тик ул хыялланган тормыш бик үк гади булып чыкмый...

Кемгә карарга? Тормышта уңыш һәм бәхетле булу турында уйланучыларга.

XS
SM
MD
LG