Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп Алексей Навальныйның агулануы турында аңлатма бирде


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Русия сәясмәне Алексей Навальныйны Русиядә җитештерелгән "Новичок"ның бер төренә охшаш хәрби агулау матдәсе белән агулаулары турында Германия хөкүмәте чыгарган нәтиҗәгә шикләнер урын булмавын әйтте.

Бу хакта ул Вашингтонда матбугат конференциясендә әйтте. Аның сүзләрен "Америка авазы" китерә.

Дональд Трамп әйтүенчә, Вашинтон Алексей Навальныйның агулануы турында Берлиннин документлар әле алмаган. Алар якын берничә көндә киләчәк һәм игътибар белән өйрәнеләчәк. Президент сүзләренчә, Русия оппозиция сәясәтчен ихтимал агулауга АКШ "бик игътибар"лы булачак.

Җомга көнне НАТО Русиядән "Новичок" җитештерү програмын ачып бирүне таләп итте.

Русия Химия коралын тыю турында Килешүгә кул куйган ил. Килешүгә ярашлы, сугышта кулланылучы агулый торган матдәләрнең барлык запаслары юкка чыгарылырга тиеш иде. 2017 елда Мәскәү агулы матдәләр кулланыла торган корал запасларының тулысынча юк ителүе турында хисап бирде.

XS
SM
MD
LG