Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә беренче тапкыр узган "Печән базары"нда 20дән артык татар дизайнеры эшләре тәкъдим ителде


Әлмәттә "Печән базары"
Әлмәттә "Печән базары"

Чара Әлмәттә ел саен уза торган Шәһәр көне кысаларында оештырылды.

Шимбә көнне Әлмәттә Шәһәр көне уңаеннан Казанда узган "Печән базары"ның кече форматы — "Печән базары: Әлмәт белән танышу" дип аталган чара узды. Фестиваль вакытында милли товарлар дизайн-маркеты, ферма-маркет, лекторий, акустик концерт үтте, балалар мәйданчыгы, уку паркы эшләде, шәһәр буйлап экскурсияләр оештырылды.

Бу чара Әлмәттә ел саен уза торган Шәһәр көне кысаларында оештырылды. Шул сәбәпле "Печән базары"нда шәһәр китапханәләре дә катнашты. Алар үзләрен урыс телендә тәкъдим итте, шулай ук чарада урыс телендә ижат итүче язучылар да катнашты. Дизайн-маркетта 20дән артык татар дизайнеры эшләре тәкъдим ителде. Уку паркында татар китапларыннан тыш, Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге "Китап" нәшриятының китапларын да алып була иде.

Әлмәттә "Печән базары"ның беренчесе шәһәрнең яңартылган Ленин урамындагы Чәй ишегалдында узды. Кунакка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кереп чыкты. Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Азатлыкка сөйләгәнчә, президент "Печән базары" фестивален киләсе елда Чулман арты төбәгендә уздыру тәкъдимен хуплаган, бу бәйрәмдә республика көнчыгышының берьюлы берничә шәһәрен һәм районын берләштерәчәк.

Лекцияләр вакытында Чаллы шәһәрендәге URBANTATAR берләшмәсе вәкиле Гузәл Әхмәтгәрәева "Провинция архитектурасы, яшәеше һәм мәдәнияты" турында чыгыш ясады. Ул Әлмәт яшьләрен берләшеп, монда да шундый оешма төзергә чакырды. Шулай ук ул төрле уртак проектлар эшләргә була дип әйтте. "Бәхет. Счастье по-татарски" китабы авторы, блогер, "Че гуглит татар кызы" төркемен булдыручы Динара Зиннәтова "Татарча хюгге. Татар бәхетенә багышланган беренче китап" турында сөйләде.

Әлмәттәге "Печән базары" концерт белән тәмамланды. Концертта Казаннан килгән Taraf һәм Gauga төркемнәре, Азат Гыймадиев һәм Рәдиф Кашапов чыгыш ясады.

2013 елдан бирле узып килүче "‎Печән базары" фестиваленең төп концепциясе — татар милли киемен популярлаштыру. Шуңа күрә Әлмәттә яшәүче кешеләр дә бәйрәмгә милли күлмәкләрдән һәм татарча бизәнү әйберләрен киеп килергә тырышты.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе һәм "Татнефть" оешмасы ярдәме белән оештырды.

"Печән базары" фестивале беренче тапкыр Казанда 2013 елның апрелендә, Габдулла Тукай вафатының 100 еллыгына багышлап үткәрелде. Ул чараның төп максаты — XX гасыр башы чорының мохитен торгызу, Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чорны искә алып, аңа әйләнеп кайту иде. Ул елны Нурулла мәчете янында ярминкә оештырылды. Бу урын юкка гына сайланмады — элеккеге Печән базары сәүдә ноктасы гына түгел, ә Казан татарларын берләштерүче урын да булган. Алар биредә очрашып, хәл белешкәннәр, яңалыкларын сөйләгәннәр. Печән базары ул чордагы Казан татарларының мәдәни һәм иҗтимагый үзәге булып торган. Бүгенге Нурулла мәчете исә ул елларда "Печән базары мәчете" дип аталган. Шушы чорның мөхитен төгәлрәк кабатлау өчен 2013 елдагы ярминкәдә махсус дресс-код булдырылган иде – барлык катнашучылар XX гасыр башына хас булган милли киемнән килергә тиеш булган.

XS
SM
MD
LG