Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински урамнарына каршылык чарасына йөзләгән мең кеше чыкты


Мински, 6 сентябрь
Мински, 6 сентябрь

Меңнәрчә кеше катнашындагы протест чарасы президент сайлавыннан соң инде дүртенче якшәмбе рәттән уза.

6 сентябрьдә Беларусның Мински шәһәрендә күпсанлы халык катнашында "Бердәмлек маршы" узды. Төрле чыганаклар мәгълүматына күрә, чарада 100 меңнән артык кеше катнашты. Махсус чат-бот аша протестчыларны санарга тәкъдим иткән "Голос" онлайн-платформасы чарада кимендә 140 мең кеше катнашуын хәбәр итте.

Урам чарасы Беларуста президент сайлавының нәтиҗәләренә каршы оештырылды. Мондый күпсанлы протест чарасы инде дүртенче якшәмбе рәттән уза.

Шәһәр үзәгенә халык төрле районнардан җыелды, якынча сәгать 14:30да алар шәһәрнең Бәйсезлек мәйданында берләште. Шуннан соң урам чарасында катнашучылар Ленин урамы буйлап "Мински каһарман-шәһәре" стеласына юл тотты. Милиция тарафыннан тоткарлаулар башланды. Аннан халык Җиңүчеләр проспекты буйлап Бәйсезлек сараена, президент Александр Лукашенка резиденциясенә барды.

Президент резиденциясе янанда протестчыларны милиция киртәсе каршы алды. Активистлар алар каршында шигарьләр яңгыратты, яңгыр булуга карамастан бик таралышмады.

Чара тәмамлануга милиция Мински үзәгендәге төрле активистларны тоткарлый башлады. "Весна" хокук яклау оешмасы мәгълүматынча, көн дәвамында барлыгы 120 кеше тоткарланган.

Протест чаралары Беларусның Гродно, Могилев, Брест, Витебски, Гомель һәм башка шәһәрләрдә дә узды.

XS
SM
MD
LG